Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Алдынгылык тырышлыктан килә: «Әнәк» агрофирмасына 165 сөтлебикә кайтты

Мул сөт җитештерүче терлекчелек фермалары күп районыбызда. Ә менә ит җитештерү һәм таналар үстерү буенча алдынгылыкны тотучы коллективлар санаулы гына.

«Әнәк» агрофирмасы — үрнәк хуҗалыклар исәбендә. Бүген бирегә Свердловск өлкәсеннән 165 тана кайтты. Алар токымлы, бик яхшы сыйфатларга ия. Малкайлайларны транспортировкалаган машиналар дезинфекцияләнә.

 

— Районыбыз хуҗалыкларында 32882 терлек башы исәпләнә. Узган елларга караганда азрак, лейкоз авыруы белән дә бәйле. Авыруга ныклы көрәш алып барыла. Ел башыннан 902 баш терлек кайткан иде. Күпчелеге «Әнәк» агрофирмасына, шулай ук Нур Баян, «Нур», «Таң» хуҗалыкларына кайтарылды. Күҗәкә авылында фермер Вилдан Сабиров та шактый уңышлы итеп эшли терлекчелектә. Татарстаныбыз Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Терлек башы санын киметмәскә!» дигән өндәвен үтибез, терлекчелекне лейкозга карамыйча үстерергә тырышабыз. 

Терлек санын арттыру буенча әлегесе көнне «Актаныш», «Чишмә» агрофирмалары, Нур Баян, «Чишмә», «Нигез» хуҗалыклары яхшы гына эшләп килә. «Нигез» 49 баш терлек Киров өлкәсеннән алып кайтты. Һәр сыердан бер бозау туарга тиеш! Вакытында профилактик чаралар булдыру зарур! Сөт бәясе түбән булса да, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ит бәясе төшкәне юк, күтәрелә генә, дип бәян итте Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәфис Сәлимгәрәев.

Районның баш ветеринария табибы Фиргат Абдрахманов белән дә сөйләштек: 

— Алып кайтылган терлекләр 21 көн дәвамында күз уңында булып, анализлар ясала. Кирәк булса, вакцинация була. Алып кайтылган барлык сөтлебикәләр токымлы! 

«Әнәк» агрофирмасына Мамадыш якларыннан 125, Кукмарадан 60 кайткан иде инде. Алары имин генә. 

Сер түгел, гомум эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге урта звено кадрларының оештыру осталыгына, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүенә бәйле. Баш зоотехник Айрат Сәйфетдинов нәкъ менә шундый сыйфатларга ия:

— Ноябрь аенда бозаулаулар көтелә, 500 якын бозау көтелә. Бүгенгесе вакытта бездә 6315 эре мөгезле терлек исәпләнә. Савым сыерлары исәбе — 1920, тулаем сыерлар 2100. Март аенда 50 тонна сөт җитештерсәләр, әле әнәклеләр 42 тонна сөт савалар. Ләкин, тырыш хезмәтчәннәр «борын төшерми» — ел азагына тиклем яңадан 50 тоннага сөт битештерүне күтәрергә ниятли. Проблемалар булса да, чишелеп тора!

Терлекчелектәге тотрыклы уңай үсеш юлы дәвамлы булсын! Әле мал кышлату алда. Сөт терлекчелеген алга таба да үстерү өчен бездә барлык шартлар һәм резервлар да бар: мал саны, тотрыклы азык базасы, үз һөнәрен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче кадрларыбыз булу безгә ныклы рәвештә шулай белдерергә юл ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев