Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

"Алга" хуҗалыгы алдамы?

1 февраль көнне Актаныш районының "Алга" хуҗалыгында 2015 ел нәтиҗәләре, 2016 елга куелачак бурычлар хакында отчет җыелышы узды. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Ул Актаныш районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. "Алга" ҖЧҖнең 2015 елда башкарылгын эшчәнлеге белән хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Галлямов таныштырды. Хуҗалыкта барлыгы 5301 га җир...

1 февраль көнне Актаныш районының "Алга" хуҗалыгында 2015 ел нәтиҗәләре, 2016 елга куелачак бурычлар хакында отчет җыелышы узды. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Ул Актаныш районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.
"Алга" ҖЧҖнең 2015 елда башкарылгын эшчәнлеге белән хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Галлямов таныштырды.
Хуҗалыкта барлыгы 5301 га җир мәйданы исәптә тора. Шулардан 4055 га сөрем җирләре (2866 га бөртеклеләр, 1640 га терлек азыгы культуралары).
Хуҗалыкның югары уңыш алу, сыйфатлы икмәк үстерүнең төп алымнары булып дөрес чәчү әйләнешен, җирнең уңдырышлык системасын булдыру, авыруларга каршы көрәш кебек чаралар тора.
2015 елда "Алга" хуҗалыгы игенчеләре бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 23,3 ц уңыш алып, 52763 ц икмәк җыйнап алдылар.
Барлыгы 62040 ц сенаж, 70000 ц силос, 10185 ц печән, 8637 ц салам, 9600 ц фураж җыйналды.
Орлык өчен 7422 ц бөртеклеләр әзерләнде, барысы да класска китерелеп орлыкка салып куелды.
Хуҗалыкның еллык акча кеременең 76%-ы терлекчелек тармагыннан. Шуның 74%-ы сөт сатудан. Ел әйләнәсенә хуҗалык буенча физик үлчәүдә 22290 ц сөт җитештерелде, 20000 ц сатылды.
Хуҗалыкның механизация өлешенә килгәндә, чәчү кампаниясенә барлык техника әзер, агрегат ремонты тәмамланган.
Чыгыш ахырында Рәдиф Галлямов хуҗалыкта эш куйган хезмәткәрләргә үзенең рәхмәтен җиткерде, аларга уңышлар теләде.
Җыелыш ахырында, "Алга" хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев