Актаныш

“Алга” хуҗалыгы да алдынгылар рәтендә йөрмәсә дә...

Бу араларда хуҗалыкларда 2016 елда башкарылган эшләргә анализ ясауга һәм алга бурычлар билгеләүгә, максатлар куюга багышланган хисап җыелышлары бара. Безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашында узган "Алга" хуҗалыгының хисап җыелышында булырга туры килде. Җыелыш хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Галләмовның анализлы чыгышы белән башланып китте. Нинди генә...

Бу араларда хуҗалыкларда 2016 елда башкарылган эшләргә анализ ясауга һәм алга бурычлар билгеләүгә, максатлар куюга багышланган хисап җыелышлары бара. Безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнашында узган "Алга" хуҗалыгының хисап җыелышында булырга туры килде.
Җыелыш хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Галләмовның анализлы чыгышы белән башланып китте.
Нинди генә хуҗалык булмасын - аның үз уңышлары да, җитешсезлекләре дә булмый калмый. "Алга" хуҗалыгы да алдынгылар рәтендә йөрмәсә дә, хуҗалык итү юнәлешендә үз урынын табарга, үсәргә омтылучы хуҗалык булып тора. Бу хакта Дәниф Харисов та ассызыклап үтте. Нинди генә кризис чорында яшәсәк тә, халыкны азык-төлек белән тәэмин итү, аның яшәеш шартларын яхшырту, хуҗалыкның икътисадын ныгыту төп бурычлары булып кала. Бурыч дигәннән, соңгы өч елда бурычларын шактый сумнарга киметә алулары, әлбәттә, игътибарга лаек.
2016 елда язгы кыр эшләренә алар оешкан төстә, тулы әзерлек белән кергәннәр. Бер гектар сөрем җиренә тәэсир итү көчендә 19 килограмм ашлама керткәннәр. Районныкы белән чагыштырганда, бу күпкә аз. Авыл хуҗалыгы машиналарының, трактор һәм автомашиналарның язгы кыр эшләренә әзерлеген махсус комиссия дә уңай бәяләгән. Чәчүне кыска вакытта башкарып чыгарга тырышканнар. Игенчелектә югары уңыш алу өчен чәчү әйләнешендә күпьеллык үләннәрне тиешенчә булдыру, аларны яңартып тору, кузаклы культураларның мәйданын арттыру зарур. Җир эшкәртү технологиясен саклау, перспективалы яңа сортлар белән эшләү, авыруларга каршы көрәш чаралары да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу яктан караганда, 2016 елда "Алга" хуҗалыгы бер генә төр культура буенча да югары репродукцияле орлык алмаган. Быел исә бодайның һәм арпаның берәр сортын яңартырга җыеналар. Быелгы чәчү өчен алар 8480 центнер орлык әзерләгәннәр. Аларның барысы да класска китерелгән.
486 гектар мәйданда көзге культуралар чәчкәннәр.
Биредә терлек азыгы әзерләү буенча да ныклы эш алып барыла. 2016 елда алар үз көчләре белән бер шартлы терлеккә 20.27 азык берәмлеге исәбеннән әзерләгәннәр.
Хуҗалык җитәкчесе фикере буенча, терлек азыгы культуралары көткән уңышны бирә алмаган. Бу инде җәй буе яумаган яңгырлар нәтиҗәсендәдер, дияргә кирәк. Быел алар үлән мәйданнарын тиешле күләмдә яңартуны максат итеп куйдылар.
Терлекчелек ел әйләнәсе акча кертүче тармак булып торса да, 2016 елдагы эш күрсәткечләре 2015 елдагы белән чагыштырганда мактанырлык түгел. Хисап елында физик үлчәүдә 21191 центнер сөт җитештереп, шуның 19374 центнерын дәүләткә сатканнар. Бер баш сыерга уртача 4508 килограмм туры килә. Һәм шул бер баш сыер хуҗалык кассасына 37 мең 673 сум акча керткән булып тора. Сөт җитештерүне арттыру максатыннан 3 тана төркеме кертелгән. Калган төркемнәрдә сыерларга тулы ревизия ясалып, асрарга яраклы булмаганнарын яшь таналар белән алыштырганнар. Тана төркеме җыюда Роза Хуҗагалиеваның хезмәте бәяләп бетергесез. Бу урында Дәниф Харисов та:
- Мин сезнең хуҗалык терлекләрен Краснодардан килгән галимгә күрсәттем. Ул биредәге терлекләрнең генофонды яхшы, диде. Димәк, тиешенчә ашатканда алардан 7 тоннага якын сөт алып була, дигән сүз. Сез моны игътибарга алырга тиешсез, - диде.
Терлекләрне каплату һәм үрчем алу буенча да шактый тырышырга кирәк әле аларга. Чөнки бозау алу 2015 ел белән чагыштырганда 153 башка ким булган. Ә инде үлемнең кимүендә мал табибы Индус Бадыйковның тырышлыгын әйтми китми ярамыйдыр.
2016 елда мөгезле эре терлекләрдән тәүлегенә 590 грамм үсеш алынып, бер баш терлеккә 169 килограмм ит җитештергәннәр. Терлекчелек тармагында эшне дөрес оештыруда, терлекләрне балансланган азык белән тәэмин итүдә баш зоотехникның роле зур. Бу хезмәтләрне башкаручы Илгиз Хәсәнов быел терлекчелектә күбрәк продукция җитештерү өчен ниләр эшләргә кирәклеген анык күзаллый һәм шуның буенча эш оештыра да.
Машина-трактор паркы - хуҗалыкның йөрәге дисәк тә, ялгышмабыз. Техникасы яңа һәм күп булганнарга эшләрен башкарып чыгу да уңай, проблемалар тудырмый. "Алга"ның ике бригадага 8989 ат көче егәрлегендә техникасы һәм агрегатлары бар. Бу эшчеләргә эшләргә техника һәм шул техникага эшләргә җире дә җитә, дигән сүз. Хуҗалыкның тагылма кораллары искергән, аларны яңарту максатыннан узган ел БДМ-6 агрегаты алганнар.
Финанс хәлләре бик мактанырлык булмаса да, көчләреннән килгәнчә, төзелеш тә алып баралар. 2016 елда барысы 1 миллион 289 мең сумлык төзелеш эшләре башкарганнар.
Дәниф Харисов хуҗалык эшчәнлеген начар яктан бәяләмәде. "Белгечләр, хезмәткәрләр тырышып, кулга-кул тотынып эшләгәндә күрсәткечләрегез быел яхшырыр дигән ышанычта калам," - диде.
Чуракай - район үзәгеннән иң еракта урнашкан җирлекләрнең берсе. Биредә тырыш һәм талантлы халык яши. Без моңа хисап җыелышы башланыр алдыннан тагын бер кат инандык. Авылның мәдәният йорты бинасында китапханә дә урнашкан. Мәдәният йортына килүчеләр китапханәгә дә сугылмыйча китми. Бу көнне дә шулай булды. Һәркем җылы, якты китапханәгә кереп, соклануын белдерде. Үз авылларыннан шундый талант иясе чыгу белән чын күңелдән горурланды алар. Кулдан ясалган картиналарның матурлыгына без дә таң калдык. Төрле ысуллар белән ясалган ул рәсемнәр - чын сәнгать әсәре.
- Үзебезнең авыл кызы Эльмира Шәехова ясаган рәсемнәр болар, - диде авыл китапханәчесе Рима Минһаҗева. - Мин аның рәсем ясау белән мавыгуын ишетеп белә идем. Студентлар очрашуы уздырган вакытта, рәсемнәреңне алып килә алмыйсыңмы дип үтенгәч, ул теләп ризалашты. Шулай итеп, күргәзмә ясап куйдык. Очрашудан соң да: "Эльмира, бу картиналарың торсын әле, авыл халкы да күрсен," - дидем. Хәзер килгән һәркем аларга сокланып, карап йөри.
Эльмира бүгенге көндә Казан федераль университетында дизайн буенча IV курста белем ала. Аңа алга таба да уңышлар телисе кала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: