Актаныш

Алга карап яшиләр

Иске Байсар авыл җирлеге шактый зурлардан санала. Иске Байсар, Яңа Байсар, Чиялек, Чишмәбаш авылларын берләштергән җирлектә бүгенге көндә 387 хуҗалыкта 828 кеше яши. 2019 елда 9 сабый туган, 19 кеше бакыйлыкка күчкән. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров хисап җыелышы барышында бәян итте.

 

Җирлектә эш яшендәге 405 кеше булып, аларның барысы да кайдадыр булса да хезмәт куя. Иң күбесе “Ташкын” хуҗалыгында. Хуҗалык 87 кешене эш белән тәэмин итеп тора. Аларның уртача хезмәт хакы 23 мең 865 сумны тәшкил итә. “Ташкын” – үз аягында нык басып торучы хуҗалыкларның берсе. Аларның игенчелек буенча да, терлекчелек буенча да уңышлары шактый. 2019 елда игеннәрнең һәр гектарыннан 40 центнер уңыш алганнар. Сөт җитештерүне – 124, ит җитештерүне 108 процентка арттырганнар. Республикада 2 нче булып, савым роботлары да әлеге хуҗалыкка урнаштырылды. Хисап җыелышы башланыр алдыннан район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендәге делегация аның эшчәнлеге белән дә танышты. Хуҗалык җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов сыерларны роботлар белән сава башлагач, сөт артты, ди.

–Бу торак 264 сыерга исәпләнгән. Әлегә биредә 176 сыер урнаштырылды. Сыерларны әкренләп өйрәтә-өйрәтә кертә барабыз. Бүгенге  көндә хуҗалыкта көнгә 8 тоннадан артык сөт җитештерелсә,  шуның 3276  килограммы шушы роботлар торган торакта. Бер сыерга 20 килограмм туры килә. Уңайлыкларына килгәндә, савымчылар кирәкми. Әмма барыбер кеше факторыннан башка булмый. Биредә өч сменада өчәр-өчәр кеше эшли. Сыерлар өч тапкыр савыла. Савылмый калганнары булса, компьютер күрсәтә. Аларын терлекчеләр куып алып килә. Роботлар белән сава башлагач, сөт 400 килограмм тирәсе артты. Алга таба ныгытып көйләп бетерергә иде инде, – диде ул.

Әлеге роботларны үз күзең белән күрмәсәң, ышануы да авыр. Саву урынына сыерларны үзе ачып кертә, җиленнәрен юа, сава, сыерны чыгарып җибәргәч, саву аппаратын юып, чистарта. Шул рәвешле һәр сыер чиста аппаратлар белән савыла. Сөтбикәләр бәйсез ысул белән асрала.

Рәүхәт Салихҗанов хуҗалыкны гына түгел, ә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең дә мәнфәгатьләрен һәрвакыт кайгырта торган кеше. Халыкка пай җире өчен 3 центнер икмәк бирелгән, терлек азыгы әзерләүгә, аны алып кайтуга техника белән ярдәм итә. Авыл халкы кирәк кадәр печән, саламын да хуҗалыктан сатып алган. Бәйрәм чаралары оештырганда да ул читтә калмый. Даими матди ярдәмен күрсәтә. Урамнарны кардан
чистарту, авылның төзеклеген тәэмин итүдә, авылдашларын соңгы юлга озатканда да хуҗалык ярдәм кулы суза. Әнә шулай бер-берсе белән уртак тел табып эшләгәнгә булган проблемалар артык зурга китми, урында хәл ителә.

Бер гасырлык амбулатория

Җирлеккә урнашкан табиблык амбулаториясенең дә үзенең тоткан урыны бар. Бер гасырдан артык тарихы булган амбулаториядә кемнәр генә дәваланмады икән? Шушы җирлек халкы өчен аеруча уңайлы ул. Чөнки район үзәгенә барып йөрисе юк. Үзләрендә дә менә дигән табиб эшли. Альберт Сафиуллин алты елдан артык инде биредәге халык сәламәтлеген кайгырта. Кешегә беренче ярдәм күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Чаллы, Казан шәһәрләрендәге хастаханәләргә дә турыдан-туры яздыру мөмкинлеге булдырылган. Педиатр Гүзәл Фазлеева УЗИ аппаратында да эшли. Әлегә УЗИдан карау вакытлыча туктатылган, сертификаты кайтканны көтәбез, диделәр.

–Корсак куышлыгын, бөерләрне карыйм. Башка органнарны карау өчен аппаратның мөмкинлекләре юк. Ул бары тик 15 миллиметрга тикле генә күрсәтә. Әгәр заманча аппарат куелса, башка органнарны да карарга булыр иде, – ди ул. УЗИ аппаратының булуы байсарлылар өчен генә түгел, күрше-тирә авыллардагы халык өчен дә уңайлы. Тагын бер кыенлыклары бар, лаборант булмау сәбәпле, анализлар алу мөмкинлекләре юк. Анализлар бирү өчен район үзәк хастаханәсенә барырга мәҗбүрләр. Әлеге сорау узган елның хисап җыелышында да күтәрелгән булган. Тик чишелешен генә тапмаган.

–Әлеге табиблык амбулаториясе 11 авылда яшәүче 18 яшьтән югарырак 1717 кешегә хезмәт күрсәтә. Педиатр карамагында балалар саны азрак булса да, авыллар саны күбрәк. Көндезге бүлектә 4 стационар койка бар, – ди Альберт Сафиуллин.

2019 елның 1 октябреннән шифаханәнең кабат эшли башлавы, халык өчен, аеруча, куаныч булды. Аның хакында ишетеп, күрше-тирә районнардан да дәваланырга киләләр. Парафин, ләм дә бар биредә. Теләге булганнарга кунып калу мөмкинлеге дә булдырылган.  Туклануны авылдагы “Шурави” кафесы тәэмин итә.

Иренмәгәннәр булдыра

Җирлектә мөгезле эре терлек асраучылар 2014 ел белән чагыштырганда кимесә дә, 2017, 2018, 2019 елларда арту тенденциясе сизелә. Бүген МЭТ саны 458 булып, шуның 207сен савым сыерлары тәшкил итә.

–Мал санының кимүе күпләрнең сменалы эштә эшләвенә бәйледер, диясем килә. Чөнки терлекне тәүлек әйләнәсе ашатмыйча торып булмый. Җирлек  федераль трассага якын урнашканлыктан, анда заправкалар, кафеларда күпчелек шушы җирлек кешеләре хезмәт куя, –дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров.

Шулай булса да, күпләп мал асраучылар да  шактый биредә. 7 мини-ферма, 2 КФХ булу шул хакта сөйли.  Без исә район җитәкчелеге белән бергәләп, Гөлнар һәм Ренат Ямиевләрдә булып, аларның эшчәнлеге белән таныштык. Рамил мәктәптә, тормыш иптәше балалар бакчасында хезмәт куя. Шулай булса да, күпләп мал тотарга да үзләрендә вакыт һәм көч тапкан алар. Бүгенге көндә 6 савым сыерлары бар.

–Өченче ел мини-ферма программасында катнашкан идек. Шуның ярдәме белән лапасны төзеп бетердек. Сыерларның санын 5кә җиткердек. Узган ел тана программасы буенча бер тана алдым. Ул республика бюджетыннан да, район бюджетыннан да субсидияләнде, – ди Ренат. – Азыкны сатып алабыз, сыерларга ашарга җитә.  Сөтне Раил Нәбиевкә тапшырабыз. Вакытында исәп-хисабын ясап бара.

Сыерларны саву аппараты белән савалар. Тик ул тузды инде. Шуның буенча ярдәм булса, бик әйбәт булыр иде дигән теләген дә җиткерде.

Моң-зарлары да бар

Җирлектәге барлык социаль обьектлар да халыкка тиешле хезмәт күрсәтә. Чишмәбаш һәм Яңа Байсар клубларына ремонт кирәк, диде авыл җирлеге башлыгы. Ә менә Яңа Байсар клубында оештырылган музейны зур байлык дияргә кирәк. Аның хакындагы язмабыз аерым дөнья күрәчәк.

Рәмис Кадыйров хисап җыелышы барышында узган елны халыктан кергән сораулар һәм аларның чишелеше белән дә таныштырды. Яшьләр урамында су торбалары тулысынча алыштырылды, Чиялек авылында зур агачлар, Яңа Байсар авылындагы зиратка керә торган юлдагы агачлар киселде, дип бәян итте ул. Кечкенә авылларда чүпне ике атнага бер тапкыр гына җыялар. Атна саен җыелсын иде дигән сорау, тиешле оешмага мөрәҗәгать итүгә карамастан, уңай якка хәл ителмәгән. Маршрут автобусын да атнага ике тапкыр йөрсен иде диюгә карамастан, халык аз йөрү сәбәпле, маршрут өстәп булмый дигән җавап алганнар. Быелгы җыелышта исә, автовокзалның бетерелүенә канәгатьсезлек белдерде, байсарлылар. Без автобусны сәгатьләр буе урамда басып көтеп торырга мәҗбүрбез, диде алар. Әгәр мал чирләп китсә, ветеринария хезмәткәрләрен ашыгыч ярдәм формасында өйгә чакырып булсын иде дигән тәкъдимнәре дә яңгырады.

Авыл җирлеге башлыгын Чиялек авылындагы юл проблемасы да  нык кына борчый.

–Әлеге авылдан бер бала мәктәптә укый. Аны әтисе йөртә. Дәүләт программасы ярдәмендә юл салып булмасмы дигән фикер дә бар.

– Байсар – аягында нык басып тора, тырыш халык яши торган җирлекләрнең берсе булып тора. Кайсы гына авылны карасак та, иртәгәге көнгә ышаныч белән яшәүче халыкны күрү, күңелгә рәхәтлек хисләре бирә. Бу биредә “Ташкын” хуҗалыгының урнашуы белән дә бәйледер. Аның җитәкчесе Рәүхәт Салихҗан улы
республикага танылган җитәкче. Һәм шунысы да игътибарга лаек, әлеге җирлектә социаль обьектларның җитәкчеләре хуҗалык җитәкчесе белән уртак тел табып, ярдәмләшеп  эшлиләр. Без күбрәк эш урыны булмаган гражданнарны дәүләт программаларында катнашып, терлек асрауга алынырга өндибез. Ә авыл җирлекләрендә, киресенчә, төп эш урыны булып та, күпләп мал асраучылар белән очрашабыз. Бу да – тырышлык билгесе, – дип уңай фикерләрен җиткерде Рәйхан Галимҗанова да.

 

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: