Актаныш

Алмаксатлар билгеләнде

Артка карап башкарылганнарга нәтиҗә ясау, алдагы максат һәм бурычларны ассызыклау нияте белән 12 октябрь көнне "Таң" ҖЧҖндә, авыл хуҗалыгында хезмәт куйган барлык белгечләр катнашында зур киңәшмә узды.

Биредә иң әүвәл терлекчелек тармагына кагылышлы мәсьәләләр искәртелде. Алдагы кышлату чорына район буенча 1 шартлы терлеккә 42 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Барлык күләмне- 103580 тонна азык берәмлеге тәшкил итә.

Бик мактана алмаган елларда да аны җитәрлек күләмдә хәстәрен күрергә өйрәнсәк тә, сыйфат ягы әле яхшысын тели. "Әрәм-шәрәм итми, баланслап ашатуны да көйләп бетерәсе бар",- дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Ә.Харисов. Хуҗалыкның катнаш азык хәзерләү цехында дәвам иткән сөйләшүдә әлеге мәсьәләгә нык басым ясалды. "Таң" ҖЧҖндә малларның рационын үзенчәлекле баеталар. Биредә савым сыерларына тегермән аша узган көнбагыш һәм бодай кушылмасын бирәләр.

Киңәшмәдә катнашучыларга, шулай ук, "Актаныш" агрофирмасын исәпкә алмаганда, район өчен әле яңалык булган амарант культурасы тәкъдим ителде. Ул Көньяк Америка һәм Мексикада мең еллар дәвамында кулланышта булган берьеллык үлән. Үсемлекнең бер бөртеге 16 процент аксымга, 55-62 процент крахмал, пектин, микро һәм макро элементларга, 5-6 процент майга бай. Чәчкәннән соң 4-5 атнада өлгерә, корылыктан курыкмый "Актаныш" агрофирмасында әлеге культураны 120 гектарда чәчкәннәр. Яңарышларга бай булган зур хуҗалыкның күркәм эш нәтиҗәләре, аеруча сөт җитештерүдәге саннары гына да күпне сөйли.

Сөйләшүдә киләсе урып-җыюга кагылышлы алмаксатлар да билгеләнде. Район буенча 94441 гектар сөрем җире бар. Бөртеклеләр шуның 65 процентын алып тора. Алдагы елның төп максаты- 200 мең тонна тулаем җыем алу. Әлеге санга ирешү, һәр гектардан 43,4 центнер җыеп алганда гына мөмкин. Әлбәттә, быелгы ел янә кабатланса бу мөмкин күренә, әмма әлеге саннарда кеше факторы исәпкә алынганмы-юкмы билгесез. Сүз, билгеле, техникаларның төзеклеге хакында. Быел, әлеге хезмәткә аеруча нык игътибар юнәлдерелә. Техникаларны әзерлек сызыгына кую буенча төп бурычларны район дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе башлыгы И.М.Хәкимов ассызыклады. "Саклауга кую- ярты ремонт. Төзекләндерү эшләренә көздән үк ныклап тотыну, комбайннарның һәр эш агрегатын, аеруча югалтуларга илткән барабан асларын, грохотларны салдырып, тиешле дәрәҗәдә әзерләп, карап кую зарур",- дип белдерде ул. Тагылма агрегатларның ремонтын шулай ук көздән тәмамлап, 20 февральгә тракторларны, ә 20 июньгә комбайннарны әзерлек сызыгына кую бурычы да билгеләнде.

Шушы ук эчтәлектәге киңәшмәләр, алдагы көннәрдә башка хуҗалыкларда да узачак.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: