Актаныш

Амбардагы икмәк ышанычлы, амбарың ышанычлымы?

10 июль көнне "Саф" хуҗалыгында район хуҗалыкларының агрономнары, хисапчылары, икътисадчылары, келәт мөдирләре, үлчәп торучылары, лаборантлар катнашында амбарларның яңа уңышны кабул итүгә әзерлеге каралды, уку-укыту күргәзмә рәвешендә алып барылды. Амбардагы икмәк Киңәшмә-укытуны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов алып барды. Анда амбарларның урып-җыюга әзерлеге, 2015 ел...

10 июль көнне "Саф" хуҗалыгында район хуҗалыкларының агрономнары, хисапчылары, икътисадчылары, келәт мөдирләре, үлчәп торучылары, лаборантлар катнашында амбарларның яңа уңышны кабул итүгә әзерлеге каралды, уку-укыту күргәзмә рәвешендә алып барылды.
Амбардагы икмәк
Киңәшмә-укытуны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов алып барды. Анда амбарларның урып-җыюга әзерлеге, 2015 ел уңышын керемгә алу һәм чыгару буенча таләпләр, ГОСТ таләпләре, кайткан икмәк хәрәкәте, амбар эшчеләренә хезмәт хакы түләү тәртибе, хезмәтне саклау буенча күргәзмә укыту булды.
"Саф" хуҗалыгының амбар алды белән танышу үлчәүдән башланды. Ул чистартылган, кайткан икмәкнең һәр килограммы да үлчәнерлек итеп көйләнгән. Ашлыкның дымлылык дәрәҗәсе дә биредә билгеләнә. Машинаның амбарга кергәндә дә, чыкканда да үлчәнүе - мәҗбүри таләп. Кайткан ашлык, үлчәнеп, исәбе махсус китапта теркәлеп бара.
Биредә һәр склад чистартылган, дезинфекция үткәрелгән. Көзге чәчүгә орлык әзерләү склады да бар таләпләргә туры килә. Орлыкларның буталмавы җитди игътибар үзәгендә. 5 августта арышны терлекләргә ашату өчен чәчә башлаячаклар. Язгы бодай өчен орлык склады да әзерләп куелган. Биредә дә орлыкның чисталыгы, аеруча да, арпа белән буталмавы күзәтчелектә. Ашлыкны башкача сыйдыру мөмкинлеге булмаса, борчак салып тору рөхсәт ителә.
Борчак складын быел өч төрле сортны кабул итәрлек итеп хәстәрен күргәннәр, чәчү мәйданы да күләмле генә. Үлән бетенә каршы эшкәрткәннәр, уңышны арттыруда зарурилыктан чыгып, ихтыяҗ булса, тагын эшкәртәчәкләр. Хуҗалыкларда игелүче азык борчагының "Усатый кормовой" төрен игүдәге үзенчәлекләр белән "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш район бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров таныштырды.
Арпа складында арпа эшкәртелеп бетеп чистартылгач, халыкка бирелә торган икмәкне салуны планлаштыралар.
Кайткан ашлыкны салып тору өчен ачык мәйданчык булдырылган. Ышанычлы саклау урыны саналмаса да, вакытлыча куеп тору өчен әзерләнгән. Хуҗалыкларда ул мәйданчыкларны вак ташлардан арындыруга бик җитди карау кирәк. Чөнки бөртеклеләрне чистартканда да аерылмый алар, ә менә язын чәчү вакытында чәчкечләрне сафтан чыгаруда зыяны зур.
Хуҗалыкның баш хисапчысы Венера Тимерова, урып-җыю вакытында быел да талон системасы белән эшләячәкбез, диде. Басуда суктырылган икмәкнең исәбе көннеке-көнгә хисапланып бара. Комбайнчылар икмәк исәбен басудан смс-хәбәр рәвешендә җибәрә.
Орлыгың сыйфатлымы?
Кайткан ашлыкның хәрәкәте буенча баш икътисадчы Илнур Акмалов эшләү тәртипләре белән таныштырды. Хуҗалык 70-80 мең центнер тулай җыем алуны планлаштыра. Көнгә 2500-3500 центнер ашлык суктырылып, аны ашлык чистарту агрегатлары көнлек чистартып бару куәтенә ия. Икмәк кабул итү предприятиесе, "Чаллы-Бройлер" оешмалары белән дә кайткан ашлыкны җибәрү буенча килешүләр төзелгән. Хезмәткә түләүне минималь хезмәт хакы булган 6420 сумны нигез итеп алып эшләгәннәр. Машинистларга тонна исәбеннән, икмәк төяүчеләргә, шоферларга, үлчәүдә эшләүчегә сәгатьтән, җыештыручы, себерүчеләргә разрядтан хезмәт хакы исәпләнә.
Хуҗалыкның баш агрономы Фирдәвис Мирһазиянов игелгән сортлар, аларның үзенчәлекләре белән таныштырды. Биредә бодайның "Экада-70", "Горноуральская", "Ульяновская-100" сортлары игелә, орлыкка соңгысын салырга планлаштыралар. Борчакның "Ульяновец", "Венец", "Усатый кормовой" сортлары игелә. "Венец"ны орлыкка салмаячаклар. Арпаның районлашкан "Нур", "Тимерхан" сортларын үстерәләр. Киләсе ел чәчү өчен "Нур" сортына өстәп, яңа сорт булдырачаклар. Яңа сортлар белән эшләүдә бүгенге көн таләпләренә Әфка Сәрваров та җитди игътибар итәргә киңәш итте. Орлык кайтып, ике ел вакыт үткән булса, лицензия килешүе булмаса, сортсыз орлык саналачак, диде ул.
Икмәк кабул итү предприятиесеннән лаборатория мөдире Алсу Мирзанурова ГОСТ нигезендә быел икмәкне кабул итүгә куелган таләпләр белән таныштырды. Бөртеклеләр накладной кәгазьләре белән, каплаулы машиналарда гына кабул ителә. Бу бер үк вакытта дымлылыкны үзгәрешсез саклый, югалтуларга да чик куела. Килгән ашлык партияләрен гадәти һәм экспресс карау кагыйдәләре, таләпләр белән таныштырды ул. ГОСТ таләпләре нигезендә, быелдан бодайның - бишенче, арпаның - икенче, борчакның - өченче, арышның дүртенче класслары азык рәвешендә кулланыла башлаячак.
Уңыш - төп бурыч
Бүген бөртеклеләрнең - уңышын, бодайның җилемсәсен (клейковинасын) арттыру буенча нинди алымнар кулланып була? Киңәшмәдә катнашучыларның һәркайсын да борчыган җитди сорау бу бүген. Чөнки көннәрнең явымлы, салкын торуы җилемсәне төшерә. Моннан тыш, бодайның башка культуралар - арыш, арпа белән чүпләнүе дә лаборатор анализлар вакытында җилемсәнең кимүенә китерә. Шунлыктан, укыту барышында складларның чисталыгы, культураларның аерым саклануына игътибар итү аеруча да актуаль. Моннан тыш, борчак уңышын арттыруда 15 көн эчендә үлән бете зарарлавыннан чәчкәләрен саклап, кузак санын арттыруда агулау да кичектергесез эш. Ә моны көннәр җылы торганда гына эшләп була.
Орлыкка салынган 1000 бөртекнең авырлыгын арттыру хисабына чәчүлекләрдә чүп үләннәреннән котылу буенча районда нәтиҗәле эшләнә. Быел да шул максатта арпаны 26лы, бодайны 24-26лы иләктән иләү кирәк. Мәсәлән, мең бөртек бодайның авырлыгы 40 грамм, борчакныкы 250 грамм булырга тиеш.
Техника куркынычсызлыгы игътибар үзәгендә
Хуҗалыкларда техника куркынычсызлыгы мәсьәләсенә дә игътибарны көчәйтү мөһим. Амбар алдында эш барышында һәр этапта куркынычсызлык чараларын булдыру ыгы-зыгы вакытын, техниканың күп йөрүен искә алып, уйлап эшләнергә тиеш.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалыкта кладовщик, куркынычсызлык техникасы өчен җаваплы Илдар Гайнетдиновның инстуктаж дәфтәрен җентекләп тикшереп, хуҗалыкларда җибәрелүче типик хаталарга тукталды. Ял итү урыны аерым булырга тиеш, файдаланудагы аптечкаларны да яңарту мөһим, моннан тыш, һәр складка икешәр янгын сүндергеч кую кирәк.
- Районда 46 мең гектарда урып-җыю эшләре алып барырга тиешбез. Бүген ком зонасында борчак җитешү алдында. Аннан соң, атна-ун көн эчендә арыш, бодай егарлык була. Аннан язгы культуралардан арпа, беренче срокта чәчкән бодай җитешә. Хуҗалыклардан икмәк балансы алдык, узган елга караганда кимрәк уңыш күрсәтүчеләр дә бар. 6 мең гектарда рапс чәчтек быел, узган ел 2 мең генә иде. Көнбагыш, соя культуралары килеп керде, бөртеккә дип 1000 гектарда кукуруз чәчтек. Шунлыктан, тулай икмәк кимрәк күренә. Бодайның җилемсәсен арттыру буенча бүген хуҗалыкларда эшкәртүләр алып барабыз - азотлы һәм микроэлементлы тукландырулар үткәрәбез, бөҗәкләргә каршы эшкәртү дә дәвам итә, - диде Рәфит Мирзаһитов.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: