«Әнәк» агрофирмасының Әтәс фермасында хәлләр ничек?
«Әнәк» агрофирмасы — районыбызда иң эре хуҗалыклар исәбендә. Биредә яңа планнарны тормышка ашыру өчен тынгысыз хезмәт дәвам итә. Район сулышының көзгесе булган «Актаныш таңнары» газетасын да агрофирманың һәр эшчесе диярлек алдыра, кинәнеп укый.
— Ил һәм республика икътисады өчен, шул исәптән авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә, бик җиңелләрдән булмаган ел булса да, байтак күләмле эшләр башкарылды, хуҗалык икътисады тотрыклы булуы матди-техника базаны ныгытырга, төзекләндерүләр алып барырга, яңа малчылык объектларын гамәлгә кертергә мөмкинлек булды, дип сүзен башлады «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов.
— Быел без бөртекле культураларны 11854 гектар мәйданында чәчеп — 28915 тонна җыеп алуга ирештек. Техник культуралар исә 7167 гектар мәйданны биләде, уңыш 9235 тоннаны тәшкил итте. Гомумән алганда: 19021 мәйдан җир тиешенчә эшкәртелеп чәчелде, тулаем җыем 38142 тонна булды. Җирне әрәм итмичә кулланырга тырышабыз, чүп үсеп яткан буш кырлар юк! Мал азыгы да малкайларны имин генә кышлатырлык хәстәрләнде. Барлыгы район бүлекчәләрендә 18687 тонна күләмендә сенаж, 25868 тонна силос, 882 тонна печән, 1865 тонна салам, 2934 тонна кукуруз әзерләнде. Алга таба билгеләнгән бурыч — терлек азыгының сыйфатын арттыру йөзеннән бер олы мал азыгы базы булдыру.
Авылны терлекчелек яшәтә. «Әнәк»нең Әтәс җирлегендә урнашкан бүлекчәсе дә яхшы гына күрсәткечләр белән эшләп килә икән. Без агрофирма фермасы территориясенә узуга биредәге тәртип күзгә ташланды. Барысы да урынында. Маллар кардага чыгарылган, алларында азык җитәрлек.
Әнәклеләр һәр сыердан тәүлегенә уртача 24 килограмм сөт савып ала икән. 100 баш сөтлебикәгә исәпләнгән сыерлар торагы да заманча җиһазландырылганын күрдек. Биредәге эшчәнлек бер генә көнгә дә, бер генә сәгатькә дә тукталып тормый.
Ә аның ритмы механикалаштырылган ашату, машина белән сыер саву операторлары, терлекчеләр, бозау караучылар, ветеринария хезмәткәрләренең һәм шулай ук ферма мөдире Рәмилә Гыйззул кызы Харисова үз бурычларын ни дәрәҗәдә намус белән үтәвенә бәйле. Рәмилә ханым үз эшен яратып башкара, тәҗрибәсе дә яхшы гына, диләр. Ул Әтәс һәм Түке фермалары өчен җаваплы. Үзе без килгән чакта отпуск ялында иде. Аның урынында вакытлыча Күҗәкә фермасы бригадасы җитәкчесе Ирек Гайнетдинов эшләп йөри. Ул да үз хезмәтен зур җаваплылык белән башкара.
— Быел Әтәс фермасының 2 мал торагына ремонт һәм реконструкция ясадык. Түбәләр алмаштырылды, электрикалар яңартылды, вентиляцияләр булдырылды. Тирес түгүләр җайланды. Барлыгы биредәге фермада 925 баш терлек исәпләнә. Шуның 225 савым сыерлары.Үгезләр, таналар, бозаулар да бар. Сөт блоклары да тулысынча яңарды, дип бәян итте Фаил Фәнис улы.
Алдынгы терлекчә Зөфәк Хәмзин белән дә аралашып алдык:
— Мин фермада гомер буена эшлим инде, менә пенсия яшенә дә җиттем. Ләкин эшлим әле. Хезмәтем ошый. Зарплата да зарланырлык түгел, вакытында түлиләр! Савым сыерларын да, үгезләр дә карадым. Ике кеше эшлибез.
— Элеккеге хезмәт шартлары белән чагыштырганда ничек, Зөфәк абый?
— Җир белән күк арасы! Элеккеге заманнарда авыр иде. Атларда эшли идек. Ни кызганыч, яшьләр фермага эшкә бик аз килә. Күбрәк яшьләребез авыл хуҗалыгы тармагын сайласын, үз итсен иде.
Гомумән алганда, «Әнәк» агрофирмасының терлек баш саны әлеге көндә 6477 тәшкил итә. Терлекчелекнең сыйфатын арттыру, малларны күбәйтү, табыш күләме буенча да монда максатлы эш корылган.
Агрофирманың хуҗалыклары безнең районда гына түгел, ә Минзәлә якларында һәм Тукай районында да урнашкан. Актаныш һәм Минзәлә төбәкләрендә уңыш җыеп, келәтләргә салынган. Ә менә тукайлылар шикәр чөгендере җыю белән мәшгуль. Ул 1130 гектарда мул уңыш белән сөендергән аграрийларны. Бүгенге көндә 16 мең тонна татлы тамыр Зәй шәһәрендәге шикәр заводына тапшырылган. Әле тагы 12 мең чамасы тонна заводка җибәрү планлаштырылган.
Алда әле кыш фасылы булса да, икенче елның игенчелек уңышына нигез әле үк салына. «Әнәк» эксперименталь мәйдан утыртуны уйлый. Бу исә әле безнең якта утыртылмаган сортларны сынап карау, зур тәҗрибә үткәрү булачак! Әлеге эш, район өчен генә түгел, ә республика өчен дә яхшы күрсәткечләр бирер, дип ак өметләр багълый «Әнәк» уңганнары.
Яшь белгечләр «Әнәк» кә эшкә кайтуы — аеруча шатландыра. Димәк, авыл хуҗалыгы тармагының үсеше тагы көчәячәк. Менә яңарак кына агрофирмага 22 яшьлек Чаллы егете Дамир Габдрахманов югары уку йортын тәмамлап кайткан. Дамир Радик улы илебез башкаласы Мәскәүдәге Тимерязев исемендәге бик дәрәҗәле уку йортында белем алган, зоотехник буларак хезмәт куя.
Авыл хуҗалыгының һәр тармагы да вакыт белән исәпләшми эшләүне таләп итә. Каф таулары артында булмаган кышлату чоры әнә шулай һәр терлекчедән икеләтә тырышлык сорый. Ферма коллективы шулай ук сыйфатлы продукциянең чишмә башы — бозаулар тәрбиясеннән башлануын яхшы аңлый.
Әйе, ниндидер уңышка ирешкән саен мәшәкатьләр дә арта һәм шул ук вакытта мәшәкать арткан саен уңыш та ешрак юлдаш була. Бүгенге көндә исә Әтәс фермасы коллективы тырыш хезмәтләре белән җәмгыятьнең гомуми үсешенә үзләренең лаеклы өлешен кертә. Авыр һәм мактаулы эшләрендә аларга бары уңышлар гына юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев