Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Савымчы Зөлфирә Шакирова республикакүләм бәйгедә II урынга ия булды

Сыерларны бракка да чыгаралар, башка төркемгә дә күчерәләр. Аерылганда нык авыр.

Агросәнәгать тармагында хезмәт куючы 35 яшькә тикле яшьләр арасында республика күләмендә “Үз һөнәренең осталары” дип исемләнгән бәйге ел саен  үткәрелә. Быел безнең районнан анда сигез кеше катнашып, шуларның алтысы финалга үтте. “Әнәк” агрофирмасының Яңа Кормаш бүлекчәсендә савымчы булып эшләүче Зөлфирә Шакирова – II, “Башак” хуҗалыгы механизаторы 
Динар Хәйдәров III урынга ия булды.

Зөлфирә Шакирова – тумышы белән Күҗәкә авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, бер ел хисапчылар курсында белем алганнан соң, Зөлфирә хезмәт юлын савымчы буларак башлый. Түкегә барып эшләсә дә, авырлыклардан курыкмый ул. Хезмәтен яратып башкара. Сигез ел элек Яңа Кормаш авылына килен булып төшкәч тә, шул хезмәтен дәвам итә. 

Бүгенге көндә Зөлфирә  43 сыер сава. Алардан көнгә 700 литр сөт савып ала. 
– Хәзер сыерлар ташлана, шуңа сөт кими. Аңынчы тоннадан арта иде, – ди уңган. – Бер сыерга уртача 15 литр тирәсе туры килә. 

“Әнәк” агрофирмасында үткәрелгән савымчылар бәйгесендә беренче урын яулагач, Зөлфирәгә республика бәйгесендә катнашырга тәкъдим итәләр. Икеләнсә дә, риза була ул. Ныклап әзерләнә башлый. Тәҗрибәсе дә булыша. “Әнием, беренче урын ал!” – ди җиде яшьлек кызы Алинә. “Әгәр беренче урын алсам, ике атнага Германиягә җибәрәләр бит. Сез җибәрәсезме соң?” – ди әнисе. “Ә икенче урын алсаң”, – ди кызчык. “Ул вакытта монда калам”, – ди Зөлфирә. “Алайса икенче урын ал!” – дип озата аны газизе. Әллә фәрештәнең дә “Амин” дигән вакытына туры килгәнме, Зөлфирә икенче урын яулый. 

– Башта сорауларга җавап бирдек. Авыр булды. Сыер саву аппаратын вакытка сүтеп-җыйдык. Өченче өлештә сыер савып күрсәттек, – дип искә ала ул. 

Зөлфирәнең тормыш иптәше Лемаз да үзе янында терлекче булып эшли. Бергә хезмәт куйгач җиңелрәк, диләр

– Мин иртүк фермага китәм. Лемаз балалар белән кала. Мин кайтам, ул эшкә китә. Кечкенәбез Раязга әле өч кенә яшь. Мин эшкә чыкканда Раязга унбер генә ай иде. Шулай итеп дөньяны алып барабыз, – ди Зөлфирә. 

Лемазның әнисе Рәзимә апа күршеләрендә генә яши икән. Ул да балаларны карауда нык ярдәм итә, диләр. 

Хезмәтен шулай ихлас күңелдән яратып башкармаса, болай уңышларга ирешә алмас иде, мөгаен. Һәр сыерым якын һәм кадерле, ди ул.

– Элек һәрберсенә исем кушып дәшә идек. Хәзер сан белән генә. Чөнки сыерларны бракка да чыгаралар, башка төркемгә дә күчерәләр. Аерылганда нык авыр, – дип елмая Зөлфирә. 

Әнә шулай күтәренке рух белән гомер итә ул. 
– Авылда яшәве рәхәт. Шәһәрдә тын җитми бит. Эшләгән кешегә тормышны алып барырга була. Куйган хезмәтебезне күрәләр, бәялиләр. Мактап хезмәткә рухландырып торалар, – дип, җитәкчеләренә рәхмәт тә әйтте. 


Аңа киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев