Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ашамаган малда, акчасыз эшчедә өмет юк

Тамчыдан күл җыела дип, халык юкка гына әйтмәгән. Соңгы көннәрдә берничә хуҗалыкта савым күләменең сизелерлек кимүе гомуми район күрсәткечләренә тап төшерә. Республика күләмендә III урыннан колак каксак -оятына түзәрбез. Үзебезнең битарафлык аркасында малларның иминлеген һәм аларның бәрабәренә төзелгән район икътисадын какшатсак, нишләрбез? Югарыга мендек, кәлеягә кердек, дип сөенешеп алга барганда,...

Тамчыдан күл җыела дип, халык юкка гына әйтмәгән. Соңгы көннәрдә берничә хуҗалыкта савым күләменең сизелерлек кимүе гомуми район күрсәткечләренә тап төшерә. Республика күләмендә III урыннан колак каксак -оятына түзәрбез. Үзебезнең битарафлык аркасында малларның иминлеген һәм аларның бәрабәренә төзелгән район икътисадын какшатсак, нишләрбез?
Югарыга мендек, кәлеягә кердек, дип сөенешеп алга барганда, үзебезгә-үзебез ясаган сикәлтәләргә юлыгып, район әрҗәсендәге сөтне үрле-кырлы китереп тонналап читкә түгәбез. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 25 апрель көненә алынган оператив мәгълүматларда ачык чагыла ул. "Нива", "Янаул", "Наратлы" һәм әле кайчан гына "Алга китте!" дип мактаган "Алга" ҖЧҖләре шушы көнгә, узган ел саннары белән чагыштырганда 1 мең тоннадан артык сөтне кимрәк бирә. Алар белән бер сафта хезмәт куючы Нур Баян исемендәге, "Ташкын" ҖЧҖләрендә, киресенчә, 1 мең тоннага артыграк савалар, ә "Әнәк" агрофирмасында алгарыш 4 мең тоннага якын. Әнәклеләрнең әлеге югарылыкта эшләүләренең серен, хәер, чишеп торасы юк, биредә барысын да терлекләрнең юнәлешле тәрбиясе хәл итә. Ә гади мал асрау белән төп юнәлеш алган тәрбиянең аермасы -күк белән җир арасы.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 апрель, 2012 33 (9678) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев