Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ашланган җир аш бирер

Кырларда трактор гөрелтесе артканнан-арта бара. Басулары техника йөрерлек булып кипшергән хуҗалыклар күпьеллык үләннәргә ашлама кертү беләш мәшгуль. "Әнәк" агрофирмасының Кормаш, Түке, Әтәс, Айман бүлекчәләрендә дә эш башланып китте. Безгә 14 апрель көнне Айман бүлекчәсендә булып, эшнең барышы белән танышырга, механизаторлар белән аралашырга туры килде. Агрофирманың Айман бүлекчәсе язгы кыр эшләренә...

Кырларда трактор гөрелтесе артканнан-арта бара. Басулары техника йөрерлек булып кипшергән хуҗалыклар күпьеллык үләннәргә ашлама кертү беләш мәшгуль. "Әнәк" агрофирмасының Кормаш, Түке, Әтәс, Айман бүлекчәләрендә дә эш башланып китте. Безгә 14 апрель көнне Айман бүлекчәсендә булып, эшнең барышы белән танышырга, механизаторлар белән аралашырга туры килде.
Агрофирманың Айман бүлекчәсе язгы кыр эшләренә 100 процент әзерлек белән кергән. 7 тырма агрегаты, культиватор, катоклар барысы да әзерлек сызыгында басуга чыгуны көтә.
- Кадрлар белән дә проблема юк. Һәр тракторга ике сменалы итеп эшләү өчен механизаторлар беркетелгән. Безнең бүлекчәдә ике чәчкеч агрегаты эшләячәк. Алар да комплектлаштырылган, - дип биредәге эшчәнлек белән таныштырды бүлекчә җитәкчесе Айзат Фазуллин.
Агрофирманың Айман өлешендә барлыгы 400 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр булып, шуның 150 гектарын костер, калганын люцерна тәшкил итә. Ел саен 80-90 гектар җирдә күпьеллык үләннәрне яңарту бара.
Механизаторларны күрер өчен ерак Чиялек авылы янындагы басуга ук барырга туры килде безгә. Биредә Сәлимҗан Закирҗанов МТЗ-1221 тракторына "Амазон" агрегаты тагып, 58 гектарлы костер басуында ашлама кертә иде.
- Язгы чәчүгә техниканы әзерләүдә бернинди тоткарлык булмады. Эшкә тулы әзерлек белән кердек. Күпьеллык үләннәргә ашлама кертәбез. Гектарына физик авырлыкта 2 центнер исәбеннән аммиак селитрасы сибәбез. Әле басулар тигез җитешмәгән. Бик юеш урыннары да бар. Көннәр матур булып, тиз көндә әлеге эшне башкарып чыгарга иде, - дип тиз генә фикерләрен әйтте дә, тракторына утырып, эшен дәвам итте ул.
Тиздән күпьеллык үләннәрне тукландыруга тагын бер агрегат кушылачак. Аны тәмамлагач, алар 2000 гектардагы көзге бодайны тукландыруга керешәчәкләр.
Орлыкларны җир куенына салдың да, уңыш килер дип утыра торган заманнар күптән артта калды. Игеннәрне яхшылап тукландырмый торып, алардан мул уңыш өмет итү файдасыз. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев авыл хуҗалыгы белгечләренә бер семинарда гектарына тәэсир итү көчендә 50 килограммнан да ким булмаган күләмдә ашлама әзерләү бурычын куйган иде. "Әнәк" агрофирмасында аны гектарына тәэсир итү көчендә 70 килограмм исәбеннән әзерләгәннәр.
Бүлекчәдә без барган көнне күпьеллык үләннәрне тырмалауга да старт бирелде. Һәр хуҗалыктагы кебек биредә дә универсаль хезмәткәрләр эшли. Язын - трактор, көзен комбайн иярли алар. Уалихан Аданбаев та шундыйлардан. Әз сөйләүче, күп эшләүче бу механизатор белән сөйләшә алмадык. Эшләвен генә күзәттек. Нью-Холланд тракторына "Кама-24" тырма агрегаты тагып, бисмилласын әйтеп, тырмалауга кереште ул. Калган агрегатлары көздән сөрелгән җирләрне тырмалауга чыгачак.
Ындыр табагында да эш кайный. Ындыр табагы мөдире Мирсәгыйт Заһитов җитәкчелегендә машинист Илфак Гатауллин, эшчеләр Данил Хәмидуллин, Фәрит Гардановлар орлыкларны агулау белән мәшгульләр.
- 1123 центнер күләмендә арпаны агулап бетердек. Хәзер 4046 центнер күләмендәге бодай орлыкларын агулыйбыз. Аның да 1000 центнеры агуланды инде. Көнгә 3-4 тонна тирәсе орлык агулана, - ди Мирсәгыйт абый.
Агулауда эшләүчеләрнең барысы да медицина күзәтүе үткәннәр, махсус эш киемнәре, респиратор белән тәэмин ителгәннәр. Аларга көненә ярты литр исәбеннән сөт бирелә.
Бүлекчә җитәкчесеннән орлыкларның сыйфаты хакында да сораштык.
- Орлыкларның авырулар белән зарарлану күләме артык зур түгел, хәзер шуның буенча эшкәртү бара. Ә тишелешенә килгәндә, начар димәс идем, тикшерүләр буенча орлыклар 92 процент тишелеш бирә. Яңалык буларак, быел соя культурасы чәчәчәкбез. 260 гектар җирдә аның белән тәҗрибә эшләп карыйсы булачак, - ди Айзат Фазуллин.
"Әнәк" агрофирмасында хезмәт куючыларга тиешле эш шартлары тудырылган. Механизаторлар кайнар аш белән тәэмин ителә. Ашханә мөдире Хәлимә Нуртдинова җитәкчелегендә пешекчеләр Резеда Закирҗанова һәм Айгөл Дәүләтова аларны үзләренең тәмле-тәмле ризыклары белән сыйлый. Ипине дә үзләрендә пешерә кызлар. Куллары кулга йокмый.
- Көннәр матур торса, атна эчендә тукландыруны төгәлләп, чәчүгә кереп китәбез, - дип озатып калдылар безне.
Материалны газетага әзерләп бетергәндә, Айзат Фазуллин белән элемтәгә кереп, соңгы мәгълүматлар белән таныштым. "19 апрельгә 300 гектар мәйданда күпьеллык культуралар, 120 гектарда көздән сөрелгән җирләр тырмаланды, 300 гектарда күпьеллык үләннәргә ашлама кертелде", - дип хәбәр итте ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев