Актаныш

Ашлык бәясе иткә һәм сөткә, йомыркага да бәяләрне өскә куа

Дөньякүләм бара торган сәяси киеренкелек һәм икътисади хәвефләр сикәлтмәсендә Россия дә тирбәлә. Женевадагы АКШ – Россия сөйләшүләре нәтиҗәсез диярлек бетте.

          Дөрес, безнең сәясәтчеләр: «Россия соңгы утыз елда беренче тапкыр Америка белән бер дәрәҗәдә сөйләшүләр өстәле янына утырды», – дип шатланды шатлануын. Әмма Вашингтон куркынычсызлык буенча Россия куйган таләпләрнең берсен дә үтәмәде, Мәскәү дә Украина чигеннән гаскәрләрен алмаячак. Дөрес, киләчәктә якын арага һәм уртача ераклыкка оча торган ракеталар буенча ниндидер килешүләр булырга ихтимал, әмма анысы да әлегә, кем әйтмешли, суга сәнәк белән генә язылган. Көнбатыш чиктә киеренкелек үз урынында кала, беркая да китми.

Гомумән, планетада зур шом яши, зур сәясәтчеләр авыр сынаулар булачагын белә һәм шуңарга әзерләнә. Бу ашлык базарындагы зур киеренкелек тууында да ачык күренә. Азык-төлек бәяләре исә күтәрелә һәм күтәреләчәк. Бердән, үткән ел Җир шары масштабында корылык булды. Икенчедән, кәгазь акчаны чамасыз күп бастылар, өченчедән… Өченчедән, Кытай бөтен дөньяда җитештерелгән ашлыкның яртысыннан күбрәген сатып алып, запаска салып куйды. Планета халкының 20 проценты гына яшәгән ил кукурузның 69 процентын, дөгенең 60 процентын, бодайның 51 процентын үз амбарларына тутырды. Чиннарның стратегиясен аңлап була: алар бит кәгазьне чын матди кыйммәтләргә алыштыра. Корылык кабатланса һәм ачлык көчәйсә, алар алтыннан күпкә кыйммәтлерәк стратегик запасларга ия булачак. Сугыш башлана калса да кемнәр отасы билгеле инде монда. Ашарыңа булмаса, озак кылыч селти алмыйсың.

Россия исә соңгы елларда бодай экспортын бик нык арттырды. Валютага кытлык булмаса да, чит илләргә бик күп ашлык агылды. Капиталы да яңадан оффшорларга кача бит әле аның. Алдагы еллардагы муллык шартларында бу ярый иде әле. Үткән ел исә, корылык, сезонлы эшләр вакытында эшче кулларның җитешмәве сәбәпле, уңыш күпкә түбән булды. Җыеп алдык дип игълан ителгән саннарның да өстәп язулар нәтиҗәсе икәне мәгълүм. Бу сер түгел. 2021 елда 120,7 миллион тонна ашлык җыелды, бу 2020 елдагыдан 9,6 процентка кимрәк, ди Росстат. Бодай уңышы 12 процентка кимрәк, бу – 10 миллион тонна җитешми дигән сүз. Арпа 14 процентка кимегән, минус 14,6 миллион тонна ягъни.

Бер бездә генә түгел, ашлык экспортлаучы АКШ, Канада, Бразилиядә дә уңыш соңгы 19 елда иң түбәне булган.

Россиянең иң тырыш һәм ашлыкны күп игүче төбәкләре – Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәләре уңышны алдагы еллардан күпкә кимрәк җыйды.

Азык-төлеккә бәяләрне югарыга этүче төп факторга әйләнә бу кимү. Ашлык бәясе иткә һәм сөткә, йомыркага да бәяләрне өскә куа бит. 2021 ел азык-төлек инфляциясенең соңгы ун елдагы иң югары күрсәткечен бирде. Бу юллар язылганда, урамда талгын гына кар ява. Кар түгел, икмәк ява, дип кабул итик моны, чөнки көз коры булды, кыш та карсыз килеп, яз да дым аз булса, хәл бик нык авыраячак.

                                               Рәшит Фәтхрахманов.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: