Актаныш

“Ат” “Әнәк” агрофирмасына китте

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы февраль ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Районыбыз терлекчеләре елның ике аен матур күрсәткечләр белән тәмамладылар. 1 мартка район хуҗалыкларында, шулар исәбенә фермерлар һәм технология техникумын да кертеп, 34112 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Хуҗалыклар буенча бу сан 32860 баш тәшкил итеп, быелның 1...

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагындагы февраль ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте.
Районыбыз терлекчеләре елның ике аен матур күрсәткечләр белән тәмамладылар. 1 мартка район хуҗалыкларында, шулар исәбенә фермерлар һәм технология техникумын да кертеп, 34112 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Хуҗалыклар буенча бу сан 32860 баш тәшкил итеп, быелның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 300 башка артык. "Ташкын" хуҗалыгы (+114), "Әнәк" агрофирмасы (+100) мал саннарын шактый арттырганнар. Узган 24нче формада СПСК "Агыйдел"нең малларның баш саннарын күпләп киметүен кат-кат телгә алганнар иде. Февраль аенда алар әлеге кимчелекне бетереп, баш саннарын 20гә арттыра алганнар. Бу юлы алар уңай яктан телгә алынды. Ай эчендә "Алга" һәм "Тамыр" хуҗалыкларының саннары, киресенчә, кимегән.
Терлекләрнең кеременә һәм чыгымына анализ ясап караганда, февраль аенда 1169 баш мал керемгә алынып, шуның 1092 башы чыгымга тотылган.
- Яңа туган бозауларны үлчәүне гадәткә кертергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте белгечләргә Дәниф Харисов. - Бу терлекчеләрнең дә, белгечләрнең дә җаваплылыгын арттырачак.
Тиешле авырлыгы җиткән терлекләрне генә реализациягә җибәрү буенча "Наратлы" хуҗалыгы башкаларга үрнәк булып тора. Алар 5 центнердан арткан терлекләрне генә җибәрәләр. Арада әле авырлыгы 4 центнерга җитмәгән терлекләрне дә реализациягә җибәреп, шактый акча югалтучы хуҗалыклар да бар. Ай эчендә 54 баш эре мал үлеменә юл куелган.
Яз - терлекләрдән анализ алу чоры. Савым сыерларының 50 процентыннан кан анализлары алынган. Нәтиҗәдә "Нигез"(5), "Чишмә"(13), "Тамыр" (913), "Таң" (11), "Наратлы"(13), Нур Баян исемендәге (31) хуҗалыкларда , "Әнәк" агрофирмасында (11) чирле сыерлар булуы ачыкланган. Калган сыерларны тикшергәч тә, андый сыерлар булмас дип гарантия биреп булмый. Авыру сыерларны сәламәтләреннән аерып, барлык терлекләрне дә сәламәтләндерү бурычы куелды.
Терлекләрнең ясалышына килгәндә, февральдә барысы 1004 баш сыер, 363 баш тана каплатылган. Бозаулаганнан соң 60 көне тулган сыерларны каплату буенча җитешсезлекләр шактый. 2015 елның декабрь аенда район буенча 1216 баш МЭТ бозауласа, быелның февраль аенда шуларның 1004е генә каплатылган. 212 баш мал каплатылмыйча калган. Андыйларның саны аеруча "Таң" (-38),"Алга"(-33), "Саф"(-31),"Башак"(-27), "Наратлы" (-23) хуҗалыкларында, "Әнәк" (-47), "Актаныш" (-31) агрофирмаларында күп.
Ай эчендә сыерлардан - 775, таналардан 394 бозау алынган. Шуларның 504е - теше, 665е үгез малы.
- Әгәр алга таба да үгезләр күпләп туа икән, киләчәктә сыер алыштырырлык таналарны табу авырлашырга мөмкин. Шуны онытмагыз. Таналарны ясалма каплатуга күчәргә кирәк, - диде Дәниф Харисов.
Февраль аенда хуҗалыкларда 41252 центнер сөт җитештерелгән. Бу 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 2748 центнерга күбрәк. Җитештерелгән сөтнең 38722 центнеры дәүләткә сатылган. Район буенча февраль аенда бер сыерга 359 килограмм сөт савылган. "Ташкын", "Саф", "Башак", "Алга", "Эконом", "Нур" хуҗалыкларында бер сыерга туры килгән сөт күләме район күрсәткеченнән түбән.
Сөтчелек фермаларының февраль аендагы эш күрсәткечләренә анализ ясап караганда, "Чишмә" хуҗалыгының Ринат Әхмәтов җитәкләгән Аккүз фермасында бер сыерга 484 килограмм, "Әнәк" агрофирмасының Илдар Газетдинов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында - 462, шул ук агрофирманың Фаязетдин Гыймазов җитәкләгән Әтәс фермасында - 443, Юныс Шәрәфиев җитәкләгән Түке фермасында 430 килограмм сөт саусалар, "Актаныш" агрофирмасының Вадим Муллаяров җитәкләгән Тыңламас фермасында ул бары тик 285, "Нур" хуҗалыгының Ф. Шәйхелисламова җитәкләгән Уразай фермасында - 261, СПСК "Агыйдел"нең Миңнегөл Гардиева җитәкләгән Татар Суыксуы фермасында 227 килограмм гына тәшкил итә.
Киңәшмәдә күрсәтелгән таблицалардан карасаң, бер үк хуҗалыкның берничә фермасында күрсәткечләр төрлелеге сизелә. Бер фермада сөтне күп саусалар, икенчесендә ул аз.
- Мин моны ферма мөдирләренең эшләренә ни дәрәҗәдә җаваплы карауларыннан һәм аз сөт сауган фермада азыкның мал авызына барып җитмәвеннән дип исәплим, - диде Дәниф Харисов.
Елның икенче аенда район хуҗалыкларында барысы 4294 центнер ит җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 84 центнерга күбрәк. Җитештерелгән МЭТ итенең 3599 центнеры дәүләткә сатылган. Уртача тәүлеклек үсеш район буенча 734 грамм тәшкил итә. "Башак"(815), "Чишмә"(712), "Тамыр"(754), "Эконом"(823), Нур Баян исемендәге (759) хуҗалыклар, "Әнәк" агрофирмасы (791) февральдә терлекләрдән яхшы үсеш алдылар. Ә менә Аля Галиева җитәкләгән Мари Суыксу фермасында ул 310, "Наратлы" хуҗалыгының Дилфас Гәрәев җитәкләгән Шәбез фермасында 442 грамм гына тәшкил итә.
Җитештерелгән иткә анализ ясаганда, хуҗалыкларда терлекләргә азык әзерләү буенча махсус кеше билгеләргә кирәк. Шул очракта гына азыкка да контроль була, терлекләр дә тук була дигән фикер җиткерде җитәкчеләр.
Агымдагы елның 1 мартына хуҗалыклар буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән барысы 318 миллион 751мең сум күләмендә акча кергән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда "Әнәк" агрофирмасы 49 миллион 576 мең сумга күбрәк акча керткән. Ә менә "Алга", "Ташкын", "Нур" хуҗалыклары, киресенчә, берникадәр акчаларын югалткан. Киңәшмә ахырында "Әнәк" агрофирмасының ветеринария белгече Рәшит Мусин, "Таң" хуҗалыгы зоотехнигы Фәвәдис Сәйфетдинов, шул хуҗалыкның икътисадчысы Гөлнур Шәйхуллинаның тармактагы эшчәнлекләре турындагы чыгышлары тыңланды.
Февраль ае йомгаклары буенча "Ат" тагын "Әнәк" агрофирмасына тапшырылды.
II урында - "Чишмә", III урында "Таң" хуҗалыклары.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: