Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ат сыны– “Әнәк“ агрофирмасына, Ташбакага хуҗа юк

- Бүгенге көндә продукция җитештерү бик түбән, - дип борчулы хакыйкать белән башлап җибәрде чираттагы гамәли сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов. Кызганыч, әлеге сүзләрнең хаклыгын саннар да исбатлый. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынның сөтчелек тармагына караган оператив мәгълүматларында күренгәнчә, Актаныш, салмак кына беренчелектән, Кайбыч,...

- Бүгенге көндә продукция җитештерү бик түбән, - дип борчулы хакыйкать белән башлап җибәрде чираттагы гамәли сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов. Кызганыч, әлеге сүзләрнең хаклыгын саннар да исбатлый.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгынның сөтчелек тармагына караган оператив мәгълүматларында күренгәнчә, Актаныш, салмак кына беренчелектән, Кайбыч, Балтач, Кукмараны алга үткәреп, VI урынга төшеп утырды. Билгеле, саннарга таянып кына төп хакыйкатьне билгеләп тә булмыйдыр, әмма продукция җитештерүнең соңгы көннәрдә түбән тәгәрәве көн кебек ачык.
Хәер, урын дип борчылуым түгел ул. Хуҗалыкларның төп акча кереме өлешләренә игътибар итсәк, уртача аның 80 проценттан артыгын терлекчелек тармагы тәшкил итә, ягъни ит һәм сөт. Игенчелеккә нибары 17,3 процент кына туры килә. Әлеге вәзгыять түбәндәге таблицаларда да ачык чагыла. Шуңа да артык фәлсәфә корып, кемнең нинди сулыш белән яшәве хакында сөйләп тору урынсыз дип саныйм. Хакыйкать бер: төп яшәеш- терлекчелек.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 16 май, 2012 37 (9682) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев