Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АВГУСТКА НӘТИҖӘ ЯСАП: Чалманарат авыл җирлеге дә "атлы" булды

11 сентябрь көнне Актаныш районының терлекчелек тармагы августка нәтиҗә ясап, ай эчендәге югалту-табышларын барлады.

Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән 24 форма-киңәшмәгә, гадәттәгечә, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, баш хисапчылар, ветеринар табиблар, зоотехниклар чакырулы иде.

Шәхси секторлардагы мал хәрәкәте белән залда утыручыларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды. Агымдагы елның 1 августына җирлекләрдә 12 027 баш МЭТ исәпләнә. Терлекләрнең мал саны үсештә, 227 баш үрчем күзәтелә. 

Бу юнәлештә Чалманарат, Югары Яхшый, Иске Сәфәр, Татар Ямалысы, Такталачык, Усы, Иске Кормаш, Иске Байсар, Түке җирлекләрендә актив хәрәкәт бара. Татар Суыксуы белән Күҗәкә җирлекләрендә, киресенчә, мал-баш саны кимү күзәтелә. Иске Айманда исә “торгынлык чоры “ : булганы - исәптә, булмаганы өчен артык хафаланмый кебек җирлек.

Ай эчендә дә малларны 32 башка арттыруга ирешкәнбез. Усы, Иске Богады, Иске Кормаш, Теләкәй җирлекләрнең тырышлыгы бу. Актанышбаш, Әтәс, Югары Яхшый, Аеш халкына үрнәк итеп куясы иде аларны.

Узган ел белән чагыштырып карасак, иң күп терлекне Яңа Әлем авыл җирлеге арттырган. Уңай динамиканы 124 баш эре мал бирә биредә. Чалманарат, Аеш, Әтәс, Такталачык, Иске Богадыда да үсеш күзәтелә.

12 027 баш мөгезле эре терлекнең 4 653е – сыер малы. Сан шактый саллы тоелса да, сөтбикәләр 101 башка кимегән.
Ел башы кисемендә карасак, Иске Сәфәр, Такталачык, Кәзкәй җирлекләре сыерларны арттырган. Татар Суыксуы исә 54 башка киметкән. Бу кадәр малны ничек киметеп була дияр күпләр. Баксаң, биредә нибары саннарны гына дөресләгәннәр. Нәтиҗәдә, бер көтүлек сыер “юк ителгән”.

Актаныш районында соңгы елларда вак мал үрчетүгә кызыксыну кими кебек. 1 августка аларның саны 1 833 кә кимеп, 17 107 башны тәшкил иткән. Кәзкәй, Татар Суыксуы, Югары Яхшыйда кәҗә-сарыклар 200әр башка кимү күзәтелә. Аның каравы, атлар үрчи. Бүгенге көндә районда алар 500дән артык исәпләнә.

Август ае  буенча җирлекләрнең эшчәнлегенә анализ ясалып, нәтиҗәләр чыгарылды. Бу юлы алгарыш символы булган ат сыны Чалманарт авыл җирлегенә юл алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев