Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Авыл халкының дәрәҗәсе юк, аны калага баргач та «деревенщина» диләр бит»

Игенченең тырышлыгын күкләргә чөеп мактасак та, республика авыл хуҗалыгы буенча алдынгы рәтләрдә бара дип күкрәк киерсәк тә, узган атнада хөкүмәт йортында булган республика киңәшмәсендә Татарстан премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов игенченең чын хәлен ачып салды. Министр авыл кешесенең иң авырткан җире - хезмәт хакы мәсьәләсен...

Игенченең тырышлыгын күкләргә чөеп мактасак та, республика авыл хуҗалыгы буенча алдынгы рәтләрдә бара дип күкрәк киерсәк тә, узган атнада хөкүмәт йортында булган республика киңәшмәсендә Татарстан премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов игенченең чын хәлен ачып салды. Министр авыл кешесенең иң авырткан җире - хезмәт хакы мәсьәләсен күтәрде.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы - аена 18,4 мең сум. Көн саен кибет киштәләрендәге азык-төлеккә бәяләр арткан мәлдә, бу, әлбәттә, тормыш итәрдәй сан түгел. Министр авыл хуҗалыгы хезмәте тиешенчә бәяләп бетерелми, ди. Ул Әгерҗе районын мисал итеп китерде. Узган ел районда эшчеләр 13,8 мең сум алса, быел аларга бары тик 12,9 мең сум гына хезмәт хакы түләнгән. Әлки, Апас, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Ютазы районнарында да хезмәт хаклары мактанырлык түгел.
- 10-12 мең сумлык хезмәт хакы - кешене рәнҗетү ул. Бүген минималь куллану кәрҗине - 13,8 мең сумлык. Безнең министрлык, муниципаль районнар башлыклары, ведомство структуралары белән берлектә, алга таба авыл хуҗалыгында хезмәт хакына аеруча игътибар итәчәк, - диде Марат Әхмәтов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакын түләүгә аеруча игътибар итәргә өндәде.
- Әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы кечкенә булырга тиеш түгел. Хезмәт хакы гражданнарның кереме ул, аларның тормыш дәрәҗәсе турыдан-туры шуннан тора. Кешеләр гаиләләрен ашатырга, коммуналь хезмәт өчен түләргә тиеш. Аларның хезмәт хакы ким булуга хезмәткәрләр генә гаепле түгел, без җитәкчеләр буларак, уртача хезмәт хакы турында, гражданнар иминлеге турында уйларга тиеш, - диде Президент.
Мәсьәләне министрлык дәрәҗәсендә күтәрсәләр дә, районнарда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре генә эшчеләренең хезмәт хаклары күләмен ачарга ашыкмады. Кәгазьдә язылган тиешле акчаны ала алмыйча интегүче авыл хуҗалыгы эшчеләре дә бар бит әле. Балык Бистәсе районы «ЛОГОС» җаваплылыгы чикләнгән акционерлык җәмгыятенең кайбер эшчеләре әле дә август белән июль өчен хезмәт хакының яртысын гына алган. Сентябрь, октябрь айларына тиешле хезмәт хакы бөтенләй юк икән. Көнне-төнне белми тир түгеп эшләүче колхозчы өчен хезмәт хакын айныкын-айга алып бару - бер хыял.
- Хезмәт хакын хуҗа процентлап кына бирә. Кыш көннәрендә ремонтка йөрибез, чит регионнарга чыгып китәбез. Уртача хезмәт хакы 15 мең сум тирәсе. Акчаны күбрәк шул урып-җыю вакытында күрәбез. «Уборка» вакытында комбайнчылар тоннасына - 80, шоферлар - 20 сум акча ала. Бу ярдәмче белән комбайнчыга икесенә бергә - 200 мең, шоферларга - 70 мең сум чыга дигән сүз, - диде «ЛОГОС» агрофирмасында эшләүче исемен әйтергә теләмәгән шофер.
Урып-җыю вакытында төшке һәм кичке аш өчен хезмәткәрләр 300 сумны үз кесәләреннән түли. Ашаган өчен аена 9 мең сум хезмәт хакыннан тотып калына.
Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре кесәләрен ачмый, ә авыл халкы шул булган акчалардан да колак кагарга курка. Шуңа күрә эчтән янып йөрсәләр дә, берсе дә проблемалары турында кычкырып әйтергә батырчылык итми. Инвесторлар тозагыннан китеп, үз эшләрен башлаучы кешеләр дә бар. Шуларның берсе - Апас районы Әҗем авылында КФХ башлыгы Фаил Вилданов.
- Авыл халкының дәрәҗәсе юк, аны калага баргач та деревенщина дип әйтәләр ич. Авылның төп халкы «Ак Барс» агрофирмасында эшли, аларның хезмәт хаклары түбән инде. Дөресен генә әйткәндә, алар хезмәт хакын елына ике тапкыр гына ала бит. Күпме алганнарын үзләре дә белми. Аракы эчмәгән, ялкауланмаган кеше нормаль яши авылда. Һәр кеше мал тота, егермешәр сыер асраучылар бар. Авыл халкының төп проблемасы - җитештергән әйберне үз бәясенә сата алмавы. Менә хәзер сөтне 15 сумнан җыеп яталар. Сөт бәясен генә дә контрольдә тотсалар да, авыл халкы өчен нинди зур файда булыр иде! Фермер буларак, зарлана алмыйм. Ярдәм итәм дип кул сузып тормасалар да, эшләргә комачауламасалар, шуңа рәхмәт. Үзем дә сезонлап кешеләр яллатып эшләтәм, 25 меңнән ким хезмәт хакы түләгәнем юк, - диде Фаил Вилданов.
Чүпрәледә танылган «Цильна» ачык типтагы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять рәисе Борис Гафуров эшчеләре хезмәт хакыннан зарланмый ди.
- Безнең хуҗалык нәкъ элекке колхоз кебек яши. Исемен генә үзгәрттек. Авылда калырга яшьләр бик ашкынып тормасалар да, хуҗалыкта 140 кеше эшли. Шуларның 20гә якыны сыер савучы. Хезмәт хаклары 30ар меңнән арта. Бездә оклад түгел, эшләгәннәренә карап түлибез. Механизаторлар да аз алмый. Бу айда комбайнчы 58 мең сум алды, - диде ул.
Ә сез күпме аласыз?
Гөлия Амануллова, бозау караучы, Буа районы, Яңа Тинчәле авылы:
- Мәктәпне тәмамлагач та, фермага эшкә килгән идем. Эшебез җиңел түгел. Иртәнге җидедән унбергә, төшке аштан соң икедән кичке бишкә кадәр һәр көнне гомерем бозаулар янында үтте. Исән булып, ай саен 30-31 көн эшкә бара алсам, айлык хезмәт хакымны 10 мең сум язалар, кулыма кергәне тулар-тулмас 9 мең була инде. Ноябрь ае җитсә дә, сентябрьгә дә акча алганыбыз юк әле. Июльгә натуралата түләделәр. Хезмәт хакы хисабына арпа, бодай, печән, капчыклап он һәм шикәр комы бирделәр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлап, 10 килограмм шикәр комы бүләк иттеләр. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов дөрес әйтә, авылда эшләүчеләрнең хезмәтләре авыр булса да, хезмәт хаклары бик аз. Бераз гына булса да арттыру җаен тапсалар, яхшы булыр иде.
Җәлил Сафиуллин, Азнакай районы Тукай исемендәге хуҗалыкта ферма мөдире:
- Мин 20 елдан артык фермада эшлим. Әллә ни зур акчалар тими. 10-12 мең чыга айга. Авыл кешесе ихатасындагы мал-туар белән кирәк-ярагын җиткереп бара бит инде ул. Безнең дә бер сыер, бозау, сарыклар, каз, тавык-чебеш бар. Хезмәт хакы артса, начар булмас иде. Хатыным Гөлшат та фермада. Ул яшь таналар бозаулатуда. Үрчем алу чорында аның хезмәт хакы 30-35 меңнәр тирәсе, ә башка вакытларда 18-19 мең була. Авылда эш хакы артса, хезмәткә караш та башкача булыр иде.
Рубис, Әтнә районы (авылының исемен, фамилиясен күрсәтмәвебезне үтенде)
- Әле мин сентябрь акчасын да алмаган. Фермада эшләп йөргән булам. 5-6 мең алалар инде монда хезмәт хакы. Минеке аннан да азрак була. Анысын да өчкә бүлеп түлиләр. Акчаны вакытында алмагач, кибеткә әҗәт җыела.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=16902

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев