Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыл хуҗалыгы көндәлеге

Район сөтчелек тармагы ноябрьнең беренче көненә 114099 центнер тулаем савым белән аяк атлады. Узган айга караганда 4039 центнерга кимрәк. Хуҗалыклардан барлык сатылган сөт күләме 91391 центнер тәшкил итә. Әлеге сан, 2009 ел белән чагыштырганда, 6694 центнерга артыграк. 2010 елның шушы чорына күз салганда исә, арту 1700 центнерга якын. Район авыл...

Район сөтчелек тармагы ноябрьнең беренче көненә 114099 центнер тулаем савым белән аяк атлады. Узган айга караганда 4039 центнерга кимрәк. Хуҗалыклардан барлык сатылган сөт күләме 91391 центнер тәшкил итә. Әлеге сан, 2009 ел белән чагыштырганда, 6694 центнерга артыграк. 2010 елның шушы чорына күз салганда исә, арту 1700 центнерга якын. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 1 ноябрь көненә алынган оператив мәгълүматлар шуны сөйли. ТР буенча әлеге өлкәгә күз салсак, 1 сыерга савылган сөт күләме буенча беренчелек әлкилеләрдә. Актаныш, Саба тиңдәш күрсәткечләр белән II-III урыннарда. Әмма хикмәт шунда ки, мал баш саннарына бай Әлки районының көнлек тулаем савымы 186 мең центнер чикне узып китә, район күрсәткеченнән 72 мең центнерга артык, ә 1 сыерга савылган сөт күләме буенча, чагыштырмача 1 литр сөт белән өстенлеккә ия.

Хуҗалыкларда төп җир эшкәртү хезмәтенең 95 проценты башкарылган. "Нива", "Нигез", "Башак", "Нур", "Чишмә", "Тамыр", "Янаул", "Наратлы", Нур Баян исемендәге ҖЧҖләрдә, "Әнәк", "Актаныш" агрофирмаларында ул инде тәмам. Көзге культуралар мәйданнарының кабат эшкәртү ихтыяҗы булган 13294 гектарның 5009ында хезмәт куелган. Башкарылганы 37,7 процент тәшкил итә. Тагылма агрегатлар ремонтына килгәндә исә, район буенча 5937 тырманың әлегә 2579ы, 277 культиваторның -51 е, 303 чәчкечнең 42се генә төзекләндерү хәстәрен күреп саклауга куелган. Хуҗалыклар буенча караганда, бу хезмәт кайда яхшы, кайда начар дип әйтеп булмый, ул, гомумән, сүлпән бара. Мәгълүм булганча, 1 декабрь көненә аларның ремонтын тәмамлау бурычы куелды. Октябрь ахырына әле бер хуҗалык комбайнының барабан аслары ремонтка кермәгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев