Актаныш

Авыл хуҗалыгында үзгәрешләр булырмы?

Тагын бер ел акрын гына ахырына якынлашып килә. Нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк булса да, үткәннәргә әйләнеп карап, башкарылганнарга бәя бирергә була инде. Авыл хуҗалыгында ниләр бар? Алдагы елга нинди бурычылар билгеләнгән? Үзгәрешләр булырмы? Гомумән, авыл хуҗалыгы өлкәсен ниләр көтә? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов белән чираттагы...

Тагын бер ел акрын гына ахырына якынлашып килә. Нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк булса да, үткәннәргә әйләнеп карап, башкарылганнарга бәя бирергә була инде. Авыл хуҗалыгында ниләр бар? Алдагы елга нинди бурычылар билгеләнгән? Үзгәрешләр булырмы? Гомумән, авыл хуҗалыгы өлкәсен ниләр көтә? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов белән чираттагы әңгәмәбез нәкъ шушы сорауларга җавап табу нияте белән әзерләнде.
- Иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючыларны якынлашып килгән һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәсем килә. Билгеле, бәйрәм шул вакытта күңелле- әгәр хезмәтнең җимешләре куанычлы булса. Узып барган агымдагы 2012 елда аларның хезмәтләре мактауга лаек дип әйтсәм дә, арттыру булмас. Ел ничек кенә авыр килмәсен, игенчеләребез мул уңыш белән сөендерде. Республика күләмендә, тулаем җыем буенча алдынгылар сафына күтәрелүебездә дә аларның өлеше зурдан. Җитәкче-белгечләребезнең, гомумән, авыл хуҗалыгында көч куйган һәркемнең дә бердәм хезмәт җимеше ул. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Республика күләмендә узган зур гамәли киңәшмәгә тиешенчә әзерләнеп, күркәм хезмәт нәтиҗәләребезне башка районнар белән дә уртаклаша алдык.
Узган еллар белән чагыштырганда, терлекчелек тармагы да шактый яңарышлар кичерде. Сөт җитештерү буенча шулай ук республикада алдынгылар сафында барабыз. Ит җитештерү күләме дә күпкә артты. Безнең өчен терлекчелек өстенлекле тармакка әверелә бара, чөнки акча кеременең шактый өлешен, төгәлрәк әйтсәк- 75 проценты шушы тармакка туры килә. Шәхси фермер хуҗалыклар да район агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш кертә. Узган ел 16 гаилә фермасы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Республика программасы нигезендә аларга 12 млн. сумга якын ярдәм күрсәтелде. Шөкер, әлеге программалар быел да дәвам итте. Соңгысында, районнан 6, үз эшен башлап җибәрергә ниятләгән фермерның 5се грантка ия булды. Шулай ук 5 яңа гаилә фермасы махсус программада катнашып грантлар отуга иреште. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керсәк тә, дәүләт авыл хуҗалыгын "ярык тагарак" алдында калдырмас, дип уйлыйм. Ярдәм кулы сузганда, авырлыкларны җиңеп, киләчәктә тагын да югарырак максатлар куеп эшләү мөмкинлеге булыр дигән ышанычым зур.
2012 ел тулаем, безнең өчен, уңышлы ел булды дип әйтсәк тә арттыру булмас. Узган ел гомуми акча кереме 1 млрд. 300 млн. сум тәшкил итсә, быел әлеге күрсәткечне 1 млрд. 500 млн. сумга җиткерергә планлаштырабыз. Шөкер, моңа тулы мөмкинлегебез бар.
- Дәниф Әсрарович, авырлыклар дигәннән, җыеп алган мул уңышның файдасын күрүдә кыенлыклар тумасмы?
- Быел икмәк сату буенча проблема юк. Узган еллар белән чагыштырганда, бәясе кулай. Сер түгел, 2009 елдан алып хөкем сөргән җәйге корылык Россия, шулай ук республика амбарларын да шактый бушатты. 2012 елның уңышы да ныклап аякка басарга ярдәм итә алмаячак. Шөкер, районда икмәкне мулдан җыеп алдык. Билгеле, югалтулар да булды. Быел тулаем җыемга өстәмә 50-60 тонна уңыш җыеп алу мөмкинлеге бар иде. Акчага әйләндергәндә, 450-500 млн сумлык икмәк юк дигән сүз.
- Авыл хуҗалыгының юнәлеше үзгәрмәсме? Аеруча игенчелек тармагында нинди омтимальләштерүләр көтелә?
- Игенчелек өлкәсендә өстенлекле якларны эзлибез. Иң әүвәл чыгымнарны киметү зарур. Беренчедән, зур чыгымнарсыз җир эшкәртү технологиясен куллануны дәвам итү. Сүзем сакчыл җир эшкәртү алымы хакында. Шул ук вакытта күпьеллык үләннәрнең, борчак, рапс культураларының мәйданын арттыру да зарур. Бу - ашлама куллануда чыгымнарны киметүдә иң кулай юл. Зур күләмдә икмәк үстерүгә басым ясамыйбыз, иң мөһиме - аз чыгымлы, сыйфатлы икмәк җитештерү. Ул, үз чиратында, терлекчелектәге азыкка тотылган чыгымнарны да киметергә зур мөмкинлек бирә. Сакчыл җир эшкәртү технологиясе нигезендә алдагы елда һәр хуҗалыкта 100-200 гектар мәйданда No-Tilll, ягъни җирне бөтенләй эшкәртми турыдан-туры чәчүне оештырырга ниятлибез. Әлеге тәҗрибәгә таянып, техника паркын яңарту да күз уңында тотыла. Бүгенге көндә хуҗалыклар тарту көчләрен тулы куәткә куллана дип әйтеп булмый. Мәсәлән, язгы чәчүдә 2 смена эшләүне оештыру зарур. Һәр тракторга берешәр механизатор билгеләү дөрес түгел.
Киләчәктә терлекчелек тармагындагы эшләрне җайга салу, кулай технология булдыру да - тәүге бурычларның берсе. Яшьләрне кызыксындырырдай, аларның ихтыяҗын үтәрдәй заманча технологияне сайлау урынлырак.
- Шулай да, төп кызыксындыру чарасы - хезмәт хакы. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2012 ел ахырына агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакын 12 мең сумга җиткерү бурычын ассызыклаган иде. Район күләмендә ул чынга ашармы?
- Район авыл хуҗалыгының тотрыклы үсешен тәэмин иткән программа нигезендә 2012 елда уртача хезмәт хакы 12 мең булырга тиеш иде. Без моны үзебезгә бурыч итеп куйдык. Алдагы елларда әлеге уртача күрсәткечне 20 мең сумга җиткерү ниятләнә. Билгеле, яшәеш бер урында таптанмый. Һәм бу бурычны, тагын бер кабатлыйм, бары тик сакчыл технологияләр ярдәмендә, ягъни чыгымнарны киметү өстендә уңай эш алып барганда гына башкарып чыгып була. Игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да заманча юнәлешкә йөз тоту зарур. Ул, үз чиратында, кул хезмәтеннән файдалануны киметеп, чыгымнарны киметеп, акча керемен, шул исәптән хезмәт хакын арттыруда да иң кулай юл булачак.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Якынлашып килгән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан тәбрик итәбез. Киләчәк көннәрдә эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: