Актаныш

Авыл җирендә үрчетергә яраклы иң яхшы 10 тавык токымы

Тавык - хуҗалыктагы терлекләр арасында иң киң таралган хайван (хайван дияргә тел әйләнми, кош дисәм, алар арасында гына да түгел). Тавыкларны үрчетү күп хезмәт сорамый, талымсыз булулары һәм үз җайларына йөри белүләре аркасында, алар зур игътибар таләп итми. Иң мөһиме - дөрес токымлы тавык сайлау. Кечкенә генә хуҗалыкка да менә...

Тавык - хуҗалыктагы терлекләр арасында иң киң таралган хайван (хайван дияргә тел әйләнми, кош дисәм, алар арасында гына да түгел). Тавыкларны үрчетү күп хезмәт сорамый, талымсыз булулары һәм үз җайларына йөри белүләре аркасында, алар зур игътибар таләп итми. Иң мөһиме - дөрес токымлы тавык сайлау. Кечкенә генә хуҗалыкка да менә дигән итеп туры килерлек тавык токымнары бар. Шуларны барлыйк әле.
Иң яхшы, иң файдалы тавыкны сайлап алыр өчен башта аларның ниндиләре була икәнне белергә кирәк. Өй тавыкларының берничә төре бар, тик бары тик өчесе генә хуҗалык өчен файдалы.
1. Итле тавыклар: тиз үсәләр, авырлык җыялар, шуңа суйгач та алардан бик майлы калҗалар чыга. Мондый кошлар, гадәттә, йомырканы начар сала һәм, суеп өлгермәсәң, якты дөнья белән хушлашып куюлары да бик мөмкин.
2. Йомырка салучы тавыклар, халык телендә алар "несушки" дип йөртелә; ел буе хуҗасы өстәлен яңа салынган, матур, түгәрәк, ялт иткән күкәйләре белән шатландырып тора. Гадәттә, алар җиңел гәүдәле, кечкенә була, бик хәрәкәтчәннәр һәм яхшы очалар. Мондый тавыкларның күпләгән төре чеби дә чыгара ала.
3. Итле-йомыркалы тавыклар. Боларының ите дә тәмле һәм сыйфатлы, күкәй салу буенча да икенче төр тавыклардан калышмыйлар.
Авыл халкы, әлбәттә, күбрәк соңгыларын сайлый инде - универсаль несушка итле дә, йомыркалы да.
Тавык нинди таләпләргә туры килергә тиеш?
Тавык асрау - җиңел һәм файдалы эш булсын өчен үзеңә кирәкле токымнарын сайлый белергә кирәк. Әлеге йорт кошы чыдам һәм талымсыз булырга тиеш. Кош-кортларны карарга вакыт булмаган очракта үз-үзләрен карый белә торган кошлар алу отышлы. Алар тирә-юньгә җайлаша белергә дә тиеш. Хуҗалыктагы һәр тавыкка кирәкле ризыкны граммнарда санап ашатып булмый, шуңа алар, хан малае кебек, ризыкны сайлап кына ашамаслык булсын. Тавык асрау өчен китә торган чыгымнар керемнәрдән әзрәк булырга тиеш, юкса аның файдасы нидә инде?! Моннан тыш, тавыкларның сәламәтлеге нык һәм иммунитетлары көчле булу зарур. Сүз уңаеннан, фабрика чебиләрен, авырмасын өчен, еш кына антибиотиклар белән "сыйлыйлар". Өй кош-кортлары продукциясе үзләрендә зарарлы матдәләр булмау белән алдыра да. Шуңа өй тавыгының төрле авыруларга тумыштан каршы тора ала торган токымнарын сайларга кирәк.
Өй тавыкларының иң яхшы 10 токымын барлыйк
1. Беренче май (Первомайские)
Әлеге тавык төре чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килгән. Аны совет заманында Харьков өлкәсенең Беренче май исемендәге совхозында чыгарганнар. Беренче май тавыклары универсаль төргә керә - аларның гәүдә авырлыгы да зур, йомырканы да яхшы салалар - елына 180 күкәйле итәргә мөмкиннәр. Алар салкыннарга да чыдам.
2. Полтава тавыклары
Беренче май тавыклары кебек, боларын да Украинада чыгарганнар. Тик Полтаваныкылар турында тарихи белешмәләр сакланмаган - аларның нинди генлы әтәч белән тавыктан ясалганын фаразларга гына мөмкин. Әлеге шулай ук универсаль кошлар гадәттә 3 килограмм тирәсе авырлыкта була, елына 180ләп йомырка салалар. Өстенлекләре - теләсә нинди яшәү шартларына җиңел яраклаша алуларында, алларындагы бөтен нәрсәне ашыйлар һәм сирәк авырыйлар да.
3. Минорка
Безнең якларда танылып өлгергән әлеге токым тумышы белән ерак Испаниядән. Сыйфатлы итле булуы һәм күп йомырка салуы белән аерылып тора. Мондый тавыклар уртача 2,5-3 килограмм авырлыкта, елына 200ләп йомырка салырга мөмкиннәр. Күкәйләренең авырлыгы исә 65-70 грамм. Тик бу тавыкларның кимчелеге дә бар: туган яклары җылы илләрдә булгач, алар салкыннардан курка. Татар халык җырларындагы кебек, киң сахраларны ярата үзләре. Тәмле ашарга да каршы түгелләр, көн саен сулы катнашма кирәк. Әле, моннан тыш, нәкъ кешеләр кебек инде менә: стресска бирелүчәннәр, бераз гына борчылсалар да йомырка салмый башлыйлар.
4. Амрокс
Уртача авырлыктагы бу аклы-каралы кошларның кимчелекләре юк диярлек. Амрокслар актив, теләсә нинди яшәү шартларына җиңел яраклашучан. Үзләренең чын тавык күңелләре белән яхшы дус та була беләләр, чөнки хуҗаларына бик тиз ияләшәләр икән. Елына 200-220 йомырка салырга мөмкиннәр, авырлыклары 3800 граммга кадәр җитә. Артык күп игътибар да сорамыйлар: зур, киң келәт һәм иркен ишегалды булса җитә. Амроксларны үрчетергә дә авыр түгел: чеби чыгаргач, аларны тәрбияли дә беләләр.
5. Плимутрок
Замана селекционерлары арасында иң зур кызыксыну тудырган токымнарның берсе. Плимутрокларның геннары бик үзенчәлекле, алар тиз арада каурый чыгара, үсә һәм үрчи, инде 5-6 айдан ук даими рәвештә йомырка сала башларга мөмкиннәр. Әлеге иң зурысы 3,4 килограмм булган кошлар елына 220ләп күкәй сала. Төсләре төрле, аеруча танылганнар арасында - аклы-каралылар. Шулай ук ак, кара, җирән һәм бик күп башка төсле плимутроклар була. Сүз уңаеннан, төсләренә карап аларның ит һәм йомырка салу сыйфаты да аерыла, шуңа әлеге токымны сатып алыр алдыннан, яхшылап өйрәнергә кирәк.
6. Род-Айленд
Америка Кушма Штатларының шундый ук исемдәге төбәгендә барлыкка килгән токым. Аларны шәхси хуҗалыкларда да, кош-корт сәнәгатендә дә киң кулланалар. Әлеге төр тавыкларның ата-бабалары сугышчы токымнан булган, шуңа алар үзләрен бик текә тота, бөтен җиргә кечкенә томшыкларын тыгарга тырыша. Бик хәрәкәтчәннәр дә! Авырлыклары ишегалды читәне аша очып чыгарга мөмкинлек бирмәсә дә, "Побег из курятника" мультфильмындагы кебек качу юлын табарга аптырап тормаслар - күз-колак булу кирәк. Кечерәк чакта Род-Айлендлар игътибарны күбрәк сорый, каурыйлары озак чыга. Тик туннарын олыларныкына алыштыруга, чатнама салкыннарда да эх тә итми урамда һава сулап йөри алалар. Елы буе йомырка да салалар, итләре дә сыйфатлы.
7. Ак рус тавыгы
Үзебездә чыгарылган, күп игътибар таләп итми торган, җирле климатны яратучы әлеге төр тавык - озак яшәү буенча Гиннесның рекордлар китабына кертерлек. Алар теләсә нинди ризык ашарга риза, стрессларга бирешмиләр, тыныч холыклылар. Россиянең теләсә кайсы төбәгендә мондый тавыкларны асрарга мөмкин, бик салкын кышларны да җылытылмый торган келәтләрдә кышлый алалар. Елына 250 йомырка салырга сәләтле ватандашыбыз! Гәүдә авырлыклары исә - 2-2,2 килограмм тирәсе. Сүз уңаеннан безнең авылда да күп мондый тавыклар, һәр ике йортның берсе ак яки кызыл тавык асрый.
8. Барневельдер
Канатлы дусларыбызның күбесе барлыкка килүләре өчен Голландия селекционерларына рәхмәт әйтергә тиеш. Барневельдерлар да - искәрмә түгел. Голландия - генетика тармагында бик алга киткән ил, алар тарафыннан үсемлекләрнең дә, терлекләрнең дә бик күпсанлы гибридлары уйлап табылган. Бу токым тавыклар - соң өлгерүче буларак билгеле, алар үзләренең хезмәт юлын 8нче айдан гына башлый. 3-4 ел дәвамында даими рәвештә йомырка салалар, авырлыклары 3-3,5 килограмм тирәсе.
9. Виандот
Бу тавыклар файда китерүче эш атлары гына түгел, ә искитмәле матур, сылу гәүдәле кошлар. Аларның төрле төсле булуы да игътибарны җәлеп итә. Әлеге универсаль токымга караучылар 5-6 айдан йомырка сала башлый, бер ел дигәндә гәүдә авырлыклары 3,5 килограммга җитә. Алларындагы ризыкны талымсыз ашасалар да, кимчелекләре дә бар. Аларны һич кенә дә югары дымлылыклы биналарда тотарга ярамый, кышка таба җылы якка җибәрү мөмкинлегегез булса тагын да яхшырак, чөнки бу кошлар салкыннарны яратмый.
10. Фавероль
Бу тавыклар сөйләшә белсә, "р" хәрефен бик үзенчәлекле итеп әйтерләр иде. Чөнки алар - француженкалар. Франциянең искитмәле тәмле ите белән аерылып торган тавыклары - бөтен дөньяга билгеле. Фавероль - шундыйлардан. Безнең якларда мондый тавыклар 19нчы гасырларда гына танылу ала. Бик матур һәм тәмле бу кошларны фермерлар тиз үз иткән. Үрчетүдә үзенчәлекләре булса да, кечкенә генә хуҗалык өчен менә дигән төр. Салкыннарда туңмыйлар, бөтен биргән ризыкны ашыйлар. Авырлыклары 4 килограммга кадәр җитсә дә, йомырка салуда иптәшләреннән калышалар.
Тавыкларны асрау серләре - авыл халкыннан киңәшләр
Авылда урнашкан хуҗалыкта тавык көтүе өчен идеаль шартлар тудыру җиңел түгел. Тик кошчылык тармагын җиңел һәм керемле эш итәргә булышучы берничә хәйлә бар. Авыл халкыннан сорашып, серләрне дә барладык:
1. Теләсә нинди төрдәге несушкалар йомырка салуын туктатмасын өчен, келәттә ел дәвамында даими бертөрле яктылык булырга тиеш.
2. Әгәр дә тавыкларны ашатырга вакытыгыз юк икән, автоматлашкан ризык һәм су салу җайланмалары алырга мөмкин. Алар һәрвакыт кошларыгызны азык белән тәэмин итәр.
3. Яшь тавыкларны, чебиләрне, һичшиксез, вакцинацияләргә кирәк. Берәр төрле эпидемия килеп чыккан очракта, кошлар аны, чирне йоктырсалар да, җиңелрәк кичерәчәк. Бөтенләй авырмаска да мөмкиннәр.
4. Тавыклар келәтен аулак урында ясарга тырышыгыз, ишегалдының алар йөри ала торган өлеше дә тынычрак җирдә булсын. Йомырка салучы кошларның барысы да куркак була, ә аларга нервланырга ярамый - сәламәтлекләре какшарга мөмкин, йомырка салмый башларлар тагын!
5. Тавыкларның көндәлек ризык рационына витамин һәм минераль кушылмалар катыштыру кирәк.
Инде тавык аласыгыз гына калды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: