Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыллар референдум үткәрә

30 март көнне Түке авыл җирлегендә, районда беренчеләрдән булып, үзара җыем буенча халык референдумы үткәрелде. Ул үзара салым җыюга халык ризалыгын алу өчен уздырыла торган чара. Референдумда халыкның 74 проценты катнашты, аларның 82 проценты үзара салым җыюны хуплап тавыш бирде. Референдумның асылында нәрсә ята? Әлеге сорау белән район башлыгы урынбасары...

30 март көнне Түке авыл җирлегендә, районда беренчеләрдән булып, үзара җыем буенча халык референдумы үткәрелде. Ул үзара салым җыюга халык ризалыгын алу өчен уздырыла торган чара. Референдумда халыкның 74 проценты катнашты, аларның 82 проценты үзара салым җыюны хуплап тавыш бирде. Референдумның асылында нәрсә ята? Әлеге сорау белән район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариевка мөрәҗәгать иттек.
- Авылларда үзара салым җыю күптәннән бар иде. Быелдан шундый яңалык кертелде: авыл җирлекләре Советлары, башкарма комитетлары бу җыемнарны халыкның ризалыгынннан башка җыя һәм куллана алмый. Яңа канун кабул ителде: референдум үткәреп, халык ризалыгын алганнан соң, җирле үзидарә Советына, башкарма комитетына бу акчаларны җыярга рөхсәт бирелде, әле тагын шуңа өстәп дәүләт субсидия дә бирәчәк. Җыелган акча күләме хөкүмәттән акча кайткач, 4 тапкыр арта. Үзара салым акчасы авылда нинди максатларга файдаланылырга тиеш булса, шул эшләрне башкару өчен тотылачак ул.
Мәсәлән, 1000 кеше яши торган җирлектә 18 яше тулган һәр кешедән 100әр сум җыелса, 100мең сум акча туплана дигән сүз. Ул җирле үзидарә Советының банктагы үзара салым хисабына салына. Банктан алынган күчермәсе белән ТР Министрлар Кабинетына барып гариза бирелә. Шуннан соң шушы хисапка дәүләттән 300 мең сум субсидия акчасы кайтып, барлыгы 400 мең сум акча җыела. Бу акча зиратларны, юлларны, су трассаларын ремонтлауга, су башнясы куюга, мәчетләрне, чишмәләрне төзекләндерү кебек изге эшләр өчен тотыла ала.
Халыкка мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә:референдумда актив катнашып, үзара салым җыюга ризалыгыгызны бирсәгез иде. Халык ризалыгы белән җыелган үзара салым акчасы тиененә кадәр максатчан файдаланылырга тиеш була. Беренчедән, аның нинди максатларда кулланылуы хакында халык алдында хисап тотыла. Икенчедән, ТР Финанс министрлыгы тикшереп торачак.
Һәрбер җирлектә мондый референдумнар уздырылырга тиеш дип саныйбыз, чөнки авылларыбызда хәл итәсе проблемалар шактый. Бюджет акчасы гына бу мәсьәләләрне хәл итүгә җитми. Ә мәчетләрне, зиратларны карап тору өчен бюджетта, гомумән, акча каралмаган. Күп урыннарда су проблемасы яшәп килә.
Референдум үткәрелгәнче үзара җыем акчасына башкарыласы эш төрләре билгеләнгән булырга тиеш. Референдум җирле үзидарә Советының карары чыгып, 45 көн узгач үткәрелә. Квартал азагында Финанс министрлыгына гариза бирелә, икенче кварталда бу акчалар кайта. Аларны куллану буенча һәр квартал ахырында хисап тапшырылып барыла.
Авылларны төзекләндерү эшләре, гадәттә, җәй айларында башкарыла. Шуңа күрә референдумны уздыруны сузарга кирәкми. Субсидия акчаларын алуны соңармаслык итеп, эшне оештырып бетерәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев