Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авылның киләчәге эшмәкәрләр кулында

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә Мәскәүдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә багышланган утырышта катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узган әлеге Дәүләт Советы утырышында кече бизнеска дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыру, эшкуарларның кредит алу мөмкинлекләрен киңәйтү, кадрлар белән тәэмин итүгә, салым һәм хокукый җайга салуларга,...

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә Мәскәүдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә багышланган утырышта катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узган әлеге Дәүләт Советы утырышында кече бизнеска дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыру, эшкуарларның кредит алу мөмкинлекләрен киңәйтү, кадрлар белән тәэмин итүгә, салым һәм хокукый җайга салуларга, шул исәптән, хезмәт мөнәсәбәтләрен, контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерүләр уздыруга бәйле проблемалар күтәрелде, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат үзәге.
Хәзерге дәвердә салада яшәп тә, үз эшчәнлегеңне башларга мөмкин, кем күпме кирәк - шуның кадәр продукция җитештереп сата ала.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдында кече һәм урта бизнесны үстерү бурычын куя. Республика җитәкчелегенең кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә йөз тоткан сәясәте, дәүләт тарафыннан бирелә торган субсидияләр, чынлап та, районыбызга яңа сулыш бирде. Эшмәкәрлек көннән-көн чәчәк ата. Торган саен аның мөмкинлекләре чиксез булуын күрәбез.
Иң кызыгы шунда: авыл хуҗалыгы юнәлешендәге шәхси эшчәнлек буенча безнең район республикада беренчеләрдән санала. Әлеге югары күрсәткеч "Лизинг-грант" программасында катнашып, дәүләттән иң күп субсидия алуда да күзәтелде.
Бу программа 2006 елдан бирле эшли. Узган ел республикага федераль бюджеттан кергән акча күләме буенча Татарстан Россиядә беренче урыннарга чыкты. Хәтта Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур өлкәләр дә бездә бирелгән кадәр финанс ярдәмен ала алмаган. 2015 елда эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән федераль акчалар тагын да күбрәк тотылыр дип фаразлана.
2014 елда районыбыздан 16 эшмәкәр, "Лизинг-грант" программасында катнашып, үз проектларын яклап чыгуга иреште, гранттка ия булды. Һәм шуларның 13е шушы финанс ярдәмен авыл хуҗалыгына кагылышлы эшмәкәрлеккә сарыф итте.
Авылда эшмәкәрлекне алып бару, билгеле, бик җиңел кәсепләрдән саналмый. ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле Булат Шәйхразыев та үзара ярдәмләшүдән, бердәмлектән башка гына ниндидер зур нәтиҗәләр көтү урынсыз булыр иде дип саный.
- Районның киләчәген авыл хуҗалыгына бәйләп күрәсебез килә, - ди ул. - Ә моның өчен үзебездә җитештерелгән барлык төр продукцияне дә кибет киштәләренә чыгарырлык дәрәҗәгә җиткереп эшкәртү төп максат булып тора. Шушы нияттән чыгып, эшмәкәрлекнең кооператив форматын оештыру турында эш алып барабыз. Димәк, кече һәм урта бизнес вәкилләренең бер-берсе белән аралашуы артачак, һәрберсе үзенең төп эшен башкарып, аның эшен икенче партнеры дәвам итәчәк. Берәү җитештерсә, икенче берәү эшкәртә, аннары күмәртәләп чит төбәкләргә илтеп сатуны оештырырга уйлыйбыз. Әлеге экспериментны тормышка ашыру өчен Актанышка галимнәрне дә чакырдык. Алла боерса, киләчәктә башка районнарны да кооператив эшчәнлеккә җәлеп итәрбез, дип күзаллыйбыз.
- Булат Мирзәрифович, яшьләрнең күбесе әле дә читкә китү ягын карый, аларны авылда калдыруга эшмәкәрлекнең йогынтысы бар, дип саныйсызмы?
- Бүген аларны районда калдыру буенча бөтен булган чараларны кулланырга тырышып, сәләтләрен, мөмкинлекләрен истә тотып, кече һәм урта эшмәкәрлекне төп алып баручылар итеп яшьләрне күрәбез. Мәктәп яшеннән үк аларны эшкуарлыкның серенә төшендерү кирәк. Шул максаттан Актаныш технология техникумында укучылар белән эшли башларга җыенабыз. Техникумны тәмамлауга алар фермер була алсын, яки алда әйтелгән кооперативта үз урынын тапсын өчен без аларга юл күрсәтәчәкбез.
Авылның киләчәге эшмәкәрләр кулында. Ә эшмәкәрлеккә яшьләр тизрәк килә, чөнки алар киләчәкне алдан күрә.
Рафик СӘХАБЕТДИНОВ, "Чишмә" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе:
- Без һәм "Таң" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте менә ике ел инде "Лизинг-грант" программасында катнашып, грант алуга ирештек. Бу программа авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышка ирешү өчен бик зур мөмкинлекләр бирә. Республика, илдә кризис булуга карамастан, дәүләт программаларын саклап кала алды. Без республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез, районың кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә тудырылган әлеге программаның өстенлекле яклары бик күп.
Тәлгать АРСЛАНОВ, Түбән Карач авылы фермеры:
- Кошчылык белән кызыксынып китеп, узган ел 300 данә доминат токымлы чех әтәч-тавыклары алып кайттым. Кошчылык тармагы эшмәкәрләр өчен отышлы тармак икәнен аңлап алдым.
Яңа программалар
*Авыл хуҗалыгында гаилә фермаларын үстерү өчен 50гә50 программасы барлыкка килде. Анда катнашып, җиңүгә ирешкән фермерларга сатып алган бәянең яртысы кире кайтарылачак.
*2015 елда тагын бер программа - дәүләт тарафыннан еллык 10 процентлы микрофинанс ярдәменнән файдалану гамәлгә керә.
*Эшмәкәрләрнең (физик затларның түгел) электән алынган кредитларының бер өлешен субсидияләү программасы да башланып китәргә тора.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев