Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм чаралары бар?

Татарстанда Авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларга күрсәтелүче бу ярдәм бары Татарстан Республикасында гына гамәлгә ашырыла. Мал карауның күпме чыгым таләп иткәнен исәпкә алганда, бер яктан караганда, бу зур акча да түгел, ә икенче яктан - бөтенләй андый ярдәм күрмәгән авыл кешесе өчен бик тә ярап куя.



☑ Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелеше өчен субсидияләр:

Төзелеш бәяләре кыйммәтләнү сәбәпле, сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә: 5 сыердан да ким булмаса – 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр;

8 сыердан да ким булмаса – 400 мең сумнан 600 мең сумга кадәр.

☑ Тана һәм бер тапкыр бозаулаган сыерлар сатып алу өчен субсидияләр:

Бер баш терлеккә 30 мең сумнан 60 мең сумга җиткән.

☑ Нәселле терлеккә чыгымнарны киметү өчен, таналар һәм бер тапкыр бозаулаган сыерларга субсидия бер башка 40 мең сумнан 70 мең сумга җиткән. Бу терлек бәясе кыйбатлану белән бәйле.

☑ Моннан тыш, лейкозлы сыерны алмаштырганда, өстәмә 10 мең сум кайтарыла.

☑ Сыер асраучылар өчен субсидияләр:

Әгәр фермер шәхси хуҗалыкта бер сыер асрый икән, елына бер тапкыр 2 мең сум субсидия бирелә, ике сыер булса, һәркайсына 3 әр мең сум, өч һәм аннан күбрәк сыерга – һәр сыерга 4 әр мең сум түлиләр.

Бу акча 500 сумлык ветеринария чараларына килешү имзаланган шартларда түләнә, ләкин ул хезмәт өчен дә һәр сыерга 300 әр сум исәбеннән хөкүмәт өстәмә субсидия белән кайтара.

☑ Кәҗә асраучылар колагына:
бер кәҗәгә елына 500 сум исәбеннән түләнә.

☑️ Ат асраучылар өчен субсидияләр:

Өч яшьтән олырак бияләр өчен бер башка өч мең сум исәбеннән субсидия каралган, ләкин өч баштан артыкка түләнми.

Сыер асрыйсың икән – субсидиясен бирәләр, ферма төзисең – чыгымын кайтаралар, орлыгын бушлай биреп, яшелчәсен сатып алалар.

☑️ ❗ 2022 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны субсидияләү өчен 418 млн сум акча планлаштырылган.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/avyl-irlegenda-saxsi-xual..


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев