Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев: Арыш- югары уңыш вәгъдә итә

Район җитәкчелеге тарафыннан шушы көннәрдә кайбер хуҗалыкларның кырлары күздән кичерелде. Хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә уҗым культураларын тәрбияләү буенча киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде.

                      Карау барышында район басуларына чәчелгән 9553 га уҗым культураларының беркадәр өлешен яңадан чәчү кирәклеге ачыкланды. Туфрагы технология буенча эшкәртелмәү һәм соң чәчү аркасында 400 га җирдәге уҗымнар начар тишелгән. 
              " Ә менә салкынга чыдам арыш культурасы күзләрне иркәли",- дип ачыклык кертте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев язгы кыр эшләренә багышланган брифингта.  Аз мәйданда чәчелсә дә арыш югары уңыш вәгъдә итә, вакытында микроэлементлар белән тукландырылса, чүп үләннәренә каршы эшкәртелсә, урып-җыюга кадәр матур гына үсеп башаклары тулышачак. 
            Язгы чәчү белән беррәттән уҗымнарны туландыру- чәчкеч белән ашлама кертү алмаксат. 1 гектар мәйданга 60, 5 килограмм күләмендә җир сые кертү таләп итеп куелды. 70 килограммнан да күбрәк ашлама белән туфракны ашлаучы хуҗалыкларыбыз бар. Ни генә дисәк тә, басу-кырларны минераль матдәләр белән баетмыйча югары уңыш алуга ирешеп булмый. Әле дә район хуҗалыклары Менделевский районындагы “Аммоний” ширкәтеннән ашлама алып кайту белән мәшгуль.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев