Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыл хуҗалыгы тармагына эшкә килгән 6 райондашыбыз дәүләт ярдәмен алды

Авыл хуҗалыгы буенча югары уку йортын тәмамлаган яшь егет яки кыз, үз белгечлеге буенча эшкә урнашса, 12 ай буена хезмәт хакына 7500 сум өстәмә акча ала.

             Авыл хуҗалыгы тармагына эшкә килүче яшь белгечкә югары уку йортын тәмамласа 300 мең сум бирелә, урта һөнәри уку йортыннан соң 150 мең сумлык акчалата ярдәм күрсәтелә. 


          Тагын бер таләп: яшь белгеч 3 ел бу вазифада эшләргә тиеш. 

Реклама


          2021 елда бу ярдәмнән 6 яшь белгеч файдаланган. Бер яшь белгеч хәрби хезмәткә алынган, бу чорда айлык түләү тукталып тора. Эштән киткән очракта бер тапкыр түләнә торган ярдәмнең (300 мең һәм 150 мең сум) эшләгән чорныкы гына калдырылып, калганы дәүләткә кире кайтарыла.

           “Нур”, “Башак”, “Нигез”, “Ташкын”, “Әнәк” агрофирмаларында бу төр дәүләт ярдәменнән файдаланган яшьләр үз һөнәрләрен яратып башкаралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев