Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АВЫЛ СУЛЫШЫ: Алар җәйге каникулларын эшләп үткәрәләр

Яшьләрнең күпчелеге җәйге чорда каядыр урнашып, акча эшләргә тели. Шундый максат белән фермага килүчеләр дә бар. Андыйларның мондый тәвәккәллеге хуҗалыкка зур ярдәм. 

Терлекчелектә хезмәт куючыларны ял иттерү максатыннан студентлар, 16 яшьтән узган укучы яшьләр тартыла. Эш белән тәэмин ителәләр. 

Яңа Әлемдә торакларны агарту белән мәшгуль 3 кызны очраттык. Терлек торакларын җыештыралар, агарталар.

– Җәйге вакытта фермага эшкә килдем, әниемә булышасым килде. Үземә киемнәр алу өчен акча эшләргә телим, – диде  Илгина исемлесе.

Илгина Саматова Казан авиация университетының I курсын тәмамлаган. Ә Айсылу Маликова, Энҗе Хаҗиева Актаныш техникумында белем ала. Җәйге каникул вакытында фермага килүләре аларның тырышлыгын, кыюлыгын күрсәтә.

Яңача саву заллары урнаштырыла

“Башак” хуҗалыгының Яңа Әлем фермасында 1300 баш терлек исәпләнә. 12 майда – савым сыерлары, 26сында яшь терлекләр җәйге көтүлеккә чыгарылган. Хәзерге вакытта биредә кышка әзерлек чаралары күрелә. Ремонтлыйлар, буйыйлар, яңа җиһазлар урнаштыралар. 

“Елочка” дип аталган яңача җиһазландырылган саву залын алар инде сынап карарга өлгергәннәр. 150 баш савым сыеры хәзер шунда, көтүгә чыгарылмыйча асрала. Заманча ысул белән савуга күчү өметләрен аклый. Терлеккә дә, эшчегә дә уңайлыклар тудырылгангадыр, мөгаен, шушы төркемдә 1 сыерга уртача көнлек савым 20 литрдан кимеми. Савымчысы Гүзәл Әхмәтова республика сыер савучылар бәйгесендә беренче урынны яулады. 

– Эшләү күпкә җиңеләйде, ашарга салырга уңайлы, – диләр анда хезмәт куючылар.

– Сыер саву өчен уңай шартлар тудырылуга карамастан, яшьләр фермага килергә ашкынып тормый, – ди белгечләр. 

Шуңа күрә кул көчен киметү өчен 
туктаусыз эзләнәләр. Шул ук вакытта ремонт эшләре башкарыла. 13 торакның бөтенесе дә чистартылган, дезинфекцияләнгән. Барысы да үз көчләре белән башкарыла. 

Реклама

Яңа Әлемдә – 12, Иске Әлемдә 4 кешелек ремонт бригадасы читтән килеп хезмәт куя. Барлык торакларда да диярлек электр җиһазлары алыштырылган. Ике ТСН кайтарылачак. Бозаулар торагының түбәсен алыштырганнар. 

“Башак” хуҗалыгында барлык төр терлекне дә бәйсез ысул белән асрауга күчеп бетеп баралар. Билгеле сәбәпләр аркасында, хуҗалык соңгы елда сыерларның баш саннарын киметергә мәҗбүр булган. Шуңа күрә тулай савым күләме дә 
былтыргының шушы вакытыннан бераз калыша. Ләкин шул дәрәҗәгә җиткерү һәм тагын да арттыру өчен тырышалар. Иң мөһиме: хуҗалыкның терлекчелек тармагы хезмәтчәннәренең күңелләре төшенкелектә түгел. 

– 6 айга 19 мең центнердан артыграк сөт җитештерелде. 1 сыерга уртача 3 мең кг га якын.

2800 тонна сенаж салынды, сыйфаты яхшы. Печән хәзерләнә. Катнаш азык белән чәчелгән сенаж басуыбыз бар, – дип таныштырды баш зоотехник Фоат Гобәйдуллин. 

Терлекчелек бүген, чын мәгънәсендә, кышка әзерләнә. Ферма территориясен, тирә-ягын җыештыру, дезинфекцияләү, агартулар җәйнең беренче көннәреннән бирле дәвам итә. Территория тәртипкә китерелә. 

–Терлекче-көтүчеләребездән, савымчыларыбызның эшеннән канәгать. 
Киләчәккә карап яшибез. Элеккечә, сыерны бәйләп савулар бетәчәк. Уңайлы шартлар тудырыла. Саву технологиясе үзгәрә. Малның сәламәтлеге өчен дә уңай йогынтысы булсын өчен тырышабыз, – диде Яңа Әлем фермасы мөдире Фәһим Әнвәров. 

Хуҗалык терлек саннарын күбәйтү, хезмәт шартларын яхшырту, сөт җитештерүне арттыру, таналар кайтару юнәлешендә эзләнә, яңалыкка омтыла. Терлек торакларында реконструкция үткәрү дә, иң әүвәл, эшче мәнфәгатен кайгыртып, продукция җитештерүчәнлекне арттыру, сыйфатын яхшыртуны күздә тотып үткәрелә. 

Былтыр декабрь аенда файдалануга тапшырылган яңа торак каршысындагы икенче бер торак та яңача үзгәртеп корылачак. Бүген анда кызу эш кайный. “Елочка” саву залы булдырып,  яңа төрле саву торагы итеп үзгәртеләчәк ул. Көзгә аны тапшыру планлаштырыла.

Иске Әлемдәге таналар торагын саву залына әйләндерергә ниятлиләр. Проекты эшләнгән инде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев