Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыл хуҗалыгы елын йомгаклап: 2025 елга мал баш саннарын 33 меңнән арттырырга кирәк

Бүген «Агыйдел» мәдәният йортында районыбыздагы терлекчелек өлкәсенә багышланган 24 форма-киңәшмә узды. 2023 елга нәтиҗә ясаучы җыенны район башлыгы Ленар Зарипов алып барды.

Актаныш районындагы терлек баш саннарының кискен кимүе барыбызны да уйландыра. Бүгенге  2023 елга нәтиҗә ясаучы киңәшмәнең төп темасына әверелде ул.

Республика рейтингында 11нче позициядән 23 кә кадәр төшеп китүебез кайчандыр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә 4, 5нче урыннарда барган районыбызны бер дә бизәми. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев , авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад бүлеге башлыгы Дилүс Мөхәммәтдинов район хуҗалыкларының терлекчелегенә, аерым алганда, сөтчелек, итчелек тармагына җентекле анализ ясадылар, кимчелекләрне билгеләп чыгу юлларын аңалаттылар.

Мал баш саннары кимү шәхси хуҗалыкларга да хас. Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев үзенең чыгышында мал баш саннарының азаю сәбәпләрен анализлаганнан соң җирлек башлыкларына халыкка республикадан бирелүче субсидияләр, башка ярдәмнәр турында аңлатырга кирәклеген әйтте.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Актаныш районындагы гомуми мал баш санын 33 365кә кадәр җиткерү таләбен куя. Бу саннарга ирешү өчен терлек торакларын яңарту, малларны үрчетү, нәсел эшен җайга салу, авыруларга юл куймау, хезмәтчәннәргә хезмәт хакы күләмен арттыру һәм башка бик күп мәсьәләләрне хәл итү сорала.  

Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Фиргать Абдрахманов ветеринар таләпләрне үтәү, авыруларга каршы тору турында үтемле киңәшләрен җиткерде, сорауларга җавап бирде.

Киңәшмәне йомгаклап район башлыгы Ленар Зарипов 24 форма-киңәшмәне ай саен терлекчелек тармагындагы эшчәнлеккә даими анализ ясап кимчелекләрне бетерү юлларын бергәләп табарга чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев