Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе” республика конкурсын игълан итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.

Конкурста кимендә ике буын фермерлар булып торучы һәм бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә ике КФХ башлыгы) катнаша ала. Гаилә фермер династиясе башлыгы булып беренче буын КФХ башлыгы таныла.

 

Гаризалар һәм документлар Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 309 кабинет.

Документлар һәм гаризалар 2025 елның 16 гыйнварыннан 2025 елның 24 гыйнварына кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә, төшке ашка тәнәфес - 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

Республика конкурсын уздыру буенча конкурс комиссиясе утырышы 31 гыйнварга планлаштырылган.

Премия бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырыла: https://agro.tatarstan.ru/semeynie-fermerskie-dinastii.htm

Чара "Гаилә" илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә, ул яшь, күп балалы гаиләләргә, өлкән буынга ярдәм чараларын берләштерүгә һәм гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев