Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авылда сыер саны кимесә дә, ветеринария хезмәтенә ихтыяҗ зур

Актаныш районы ветеринария берләшмәсенең авыл җирлекләрендә дә бүлекчәләре бар. Барысы бишәү алар. Такталачык авылындагы ветеринария пунктын Равил Фәхразыев җитәкли.

      Равил Фәхразыевның кул астында тагын бер ветеринария белгече, ветеринар- санитар хезмәт куя. Өчәүләшеп Чалманарат, Уразай, Мәсәде, Теләкәй, Ямалы авыл җирлекләрендә мал асраучыларга ветеринария хезмәте күрсәтәләр.

   - Мин бу оешмада дүртенче елымны эшлим. Коллективыбыз дус-тату, бердәм. Бүген генә әле Шәрип, Мерәс авылларына барып котыру авыруына каршы профилактика үткәрдек, прививка ясадык. Авылда сыерлар азаеп бара, әмма ветеринария хезмәтенә ихтыяҗ кимеми. Авырулар да баш калкытып кына тора. Аллага шөкер, берләшмә безне барлык дару препаратлары белән тәэмин итә, бернинди тоткарлык юк. Бүгенге һөнәри бәйрәмебез көнендә хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлыйм. Эшләрендә зур уңышлар телим,- ди Равил Фәхразыев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев