Актаныш

Айдар сынатмый

Яңгырлы, салкын көннәрдән соң чыккан кояш нурлары күңелгә бигрәк якын. Аеруча аяз көннәргә игенчеләр шат. Алар урып-җыйнауларны күтәренке кәеф белән дәвам иттеләр. Райондагы комбайнчылар арасында "Нур" хуҗалыгы комбайнчысы Айдар Фәсхиев алдынгы урында бара. Без аның үзен күреп сөйләшү өчен әлеге хуҗалыкка юл тоттык. Без барганда комбайнчылар Шәрип авылы янындагы 55...

Яңгырлы, салкын көннәрдән соң чыккан кояш нурлары күңелгә бигрәк якын. Аеруча аяз көннәргә игенчеләр шат. Алар урып-җыйнауларны күтәренке кәеф белән дәвам иттеләр. Райондагы комбайнчылар арасында "Нур" хуҗалыгы комбайнчысы Айдар Фәсхиев алдынгы урында бара. Без аның үзен күреп сөйләшү өчен әлеге хуҗалыкка юл тоттык.
Без барганда комбайнчылар Шәрип авылы янындагы 55 гектарлы басуда язгы бодайны җыйнау белән мәшгульләр иде. Хуҗалыкның өч комбайны булып, барысы да биредә хәрәкәт итәләр. Айдарны бераз эшеннән бүлдереп, сораштырып алырга да өлгердек.
Ул тумышы белән Шәрип авылыннан. Кечкенәдән механизатор булып эшләүче әтисе Мөдәфис янында кайнашып үскәнгәме, егет техникага тартыла. Башта алты ел комбайнчы ярдәмчесе, аннан ике ел комбайнчы булып эшли. Ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, берникадәр башка эштә эшләсә дә, яраткан хезмәте аны кабат үзенә тарта. Менә дүртенче сезон инде ул кыр корабын иярли. Улы Алмаз - янында ярдәмчесе.
- Ярдәмче генә түгел, үзе комбайнны иярләп, мине ял да иттерә, - ди әтисе аның белән горурланып.
Көзге урып-җыю чорында Айдарны басуда яши дисәк тә, дөрес булыр. Әгәр
җитәкчеләре рөхсәт итсә, тәүлек әйләнәсе басуларны иңләр иде ул. Тик чык төшкән вакытларда туктап торырга туры килә икән.
- Хәзер эшләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар, иренмәскә генә кирәк. Соңга калып эшләгәндә, көнгә өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәләр. Иң мөһиме - комбайн гына ватылмасын.
Биредә һәр комбайнчыга ике КамАЗ машинасы беркетелгән. Алар өзеклекләр тудырмыйча, бертуктаусыз икмәкне ындыр табагына ташып торалар.
Хуҗалыкның баш агрономы Данил Миргалимов та һәрвакыт басуда, комбайнчылар янында булып, эшләренә күзәтчелек итә.
- Безнең хуҗалыкта 1750 гектар мәйданда урып-җыйнау эшләре башкарасы бар иде. Хәзер язгы бодай культурасы гына калып килә. Анысын да озакка сузмаслар дип ышанабыз. Быел уңыш начар булмады. Бодай культураларының уңышы аеруча яхшы чыга, - дип эшчәнлекләре белән таныштырды Данил Миргалимов. - Яңа сортлар белән дә эшләдек. Солының "Рычаг", бодайның "Экада 109" сорты гектарына уртача 40 центнерлап уңыш бирде. Барлык төр культуралардан да җитәрлек күләмдә орлык салдык. Көзге чәчүне дә төгәлләү алдында торабыз.
Әлеге хуҗалыкта җир эшкәртүгә дә нык игътибар бирелә. Көнгә өч трактор әлеге юнәлештә хәрәкәтләнә. Яңа җир тирәнәйтү җайланмасы белән 150 гектарда эш башкарырга җыеналар. Көннәр матур торса, хуҗалык хезмәткәрләре көзге кыр эшләрен озакка сузмаслар дип ышанасы килә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


  • {mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: