Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бал кортлары төсләрне аерамы?

Умарталарны төрле төскә буяуның файдасы бар микән, дуслар? Безнең язмадан белерсез!

                             Бал кортлары төсләрне бик тә тиз таныйлар. Берничә умартагыз бар икән, аларны төрле төсләргә буярга киңәш итәләр. Кортлар, кагыйдә буларак, ак, зәңгәр, сары төсләрне ныграк аера һәм, умарталар шул төсләргә буялган булса, үз "йортын" бик тиз чамалап ала, адашып, күрше ояларга кереп йөрми. Умарталарны буяган чакта майлы буяулар куллану уңайлырак санала. 

                             Саннар сугып, язып чыксагыз да яхшы. Аеру, күпкә җайлырак. Болай иткәндә, умартаны кышлау урыннарыннан чыгарганда, көзен исә кире керткәндә уңайлы. Һәр елны умарталарны элекке үз урыннарына урнаштырырга тырышу отышлырак. Бик сирәк очракларда гына, кирәк чакларда, урыннарны алыштырырга туры килә.

                             Гомумән, умартачылык эше бик мавыктыргыч. Гомер буе уку-эзләнүне таләп итә. Бал кортлары тормышы, эшчәнлеге, алдынгы тәҗрибә турындагы фәнни әдәбият, гәзит-журналларда басылган эчтәлекле материаллар, киңәшләр белән танышып бару зыян итми, ә киресенчә бик файдалы ул!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев