Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Баш саннарын арттырмый, продукция җитештерү артмый

Быелгы елны район хуҗалыклары терлекчелек тармагын нинди темплар белән башлады? Алга китеш бармы?

18 февраль көнне терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның һәм авыл җирлекләренең гыйнвар ае нәтиҗәләренә багышланган 24нче форма киңәшмәдә шушы сорауларга җавап эзләнде.  Сөйләшүне район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

Узган ел ахырында район башлыгы әлеге киңәшмәне башка төрле форматта үткәрәбез дигән иде, чыннан да кайбер үзгәрешләр кертелгән. Терлекчелектәнге саннарны тасвирлаучы слайдларның да кайберләренә үзгәреш кергән. Һәм иң зур үзгәреш, быелдан хуҗалык белгечләренә яхшы эшләгән өчен премияләр бирелми башлаячак. Ә бар төр килешүне дә үтәгән беренче, икенче, өченче урын алган хуҗалыкларга 30, 25, 20 мең сум күләмендә премияләр тапшырылачак. Хуҗалык җитәкчесе аны үзенең белгечләренә бүлеп бирергә тиеш булачак, кирәк дип тапса, әлбәттә. Быелдан башлап, ай саен бер хуҗалык җитәкчесе залда утыручылар алдында үзләрендә алып барылган эшчәнлек, проблемалар хакында чыгыш ясаячак. Менә шушындый яңалыклар белән башланды әлеге киңәшмә.

 

Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев