Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

БАШ САНЫН АРТТЫРУ – ТӨП БУРЫЧ

Узган елны авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы нинди нәтиҗәләр белән тәмамлады? Алга куйган максатларга ирешелдеме? 22 гыйнвар көнне узган 24 форма киңәшмәдә әлеге сорауларга җавап табарга мөмкин иде. Киңәшмә декабрь ае һәм еллык нәтиҗәләргә багышланды. Аны район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Алсу  Ибраһимова залда утыручыларны, иң элек, финанс-икътисад торышы белән таныштырып үтте. Узган ел барысы 2 миллиард 919 миллион 815 мең сум акча кергән. Шуның 2 миллиард 763 миллион 813 мең сумы – хуҗалыкларда, 156 миллион 2 мең сумы – фермер хуҗалыкларында. 2018  ел белән чагыштырганда, акча кереме буенча хуҗалыклар – 109 процент, фермерлар 101 процент үсеш бирә. Терлекчелек продукциясе сатудан барысы 1 миллиард 744 миллион 655 мең сум акча кергән. Узган ел белән чагыштырып караганда, “Чиялек” һәм СПСК “Агыйдел” хуҗалыкларында акча кереме 57-80 процент кына. Калган хуҗалыкларның кереме 102-135 процентны тәшкил итә. Бер шартлы терлеккә акча кереме район буенча  69786 сум.  Иң югары күрсәткеч – “Әнәк” агрофирмасында, иң түбәне – “Чиялек”тә. 

Идарә җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров баш саннары, җитештерелгән продукциягә тулы анализ ясады.

Елны хуҗалыклар 33109 баш мөгезле терлек белән тәмамлады. Бу – 2018 ел белән чагыштырганда, 8 башка ким. 2019 ел башыннан “Башак” хуҗалыгында терлекләр – 51,  “Әнәк” агрофирмасында – 261, СПСК “Агыйдел”дә 196 башка кимесәләр дә, калган хуҗалыкларның терлекләрен арттыра алуы әлеге аерманы шактыйга киметә алган.

Ел барышында терлек хәрәкәтенә күз салсак, хуҗалыкларда барысы 13108 баш бозау туган. 946 баш терлек үлеменә юл куелган. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов слайдлар ярдәмендә кайсы хуҗалыкларда терлекләр, аеруча, күп үлгәнен күрсәтте.

– Безгә ничек тә ел саен мал саннарын 1500гә арттырырга кирәк. Торакларыбыз маллар белән тулып торырлык булсын. Үзебезгә дә җитсен, сатарлык та булсын. Моның өчен ничек тә, тешеләр белән эшләүне дөрес итеп оештыру зарур, – диде Энгель Фәттахов.

– Районга кайткан УЗИ аппаратыннан да максатчан файдаланырга кирәк. Бу терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртуда мөһим, – дип фикерен белдерде Айдар Мирхәйдәров.

Узган ел район хуҗалыкларында барысы 602675 центнер сөт җитештерелгән. Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 46079 центнерга артыграк. Ел дәвамында сөт җитештерү буенча “Ташкын” хуҗалыгы, “Чишмә” агрофирмасы, “Нигез”, “Таң”, “Наратлы”, Нур Баян исемендәге, “Чишмә” хуҗалыклары, “Актаныш”, “Әнәк” агрофирмалары яхшы эшләгән. “Башак” һәм СПСК “Агыйдел” хуҗалыклары 2018 ел белән чагыштырганда сөт җитештерүне киметкәннәр.

Декабрь аенда барысы 48297 центнер сөт җитештерелгән. Бер сыерга уртача 396 килограмм туры килә. Сөт җитештерү буенча декабрьдә  беренчелек – “Әнәк” агрофирмасында. Алар бер сыерга уртача 497 килограмм сөт җитештерәләр. Икенче урында “Чишмә” хуҗалыгы – 493 килограмм.  “Чишмә”, “Актаныш” агрофирмалары, “Башак”, Нур Баян исемендәге, “Нур”, “Наратлы” хуҗалыклары да яшел зонада. Ә менә СПСК “Агыйдел”, “Эконом”, “Алга”, “Тамыр” хуҗалыкларында бер сыерга  173-294 килограмм гына сөт җитештерелә.

Декабрь аенда район хуҗалыкларында 4538  центнер ит җитештерелеп, бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда, 270 центнерга күбрәк. “Чишмә”, “Чиялек”, “Наратлы” хуҗалыклары, “Чишмә” агрофирмасы, “Саф”, СПСК “Агыйдел” хуҗалыклары узган елның шул чорына караганда итне азрак җитештергәннәр.

Ел дәвамында барысы 52749 центнер ит җитештерелгән. “Чиялек”, “Тамыр”, СПСК “Агыйдел” хуҗалыклары, “Әнәк” агрофирмасы 2018 елга караганда ит җитештерүне киметеп, кызыл зонага эләккәннәр.

Терлекләрнең үсеше буенча караганда, декабрьдә алдынгылыкны “Нигез” хуҗалыгы били. Аларның маллары тәүлегенә 1166 грамм үсеш бирә.

Әлеге хуҗалыкның терлекчелектәге эшчәнлеген Айдар Мирхәйдәров уңай яктан бәяләде.  ”Наратлы” хуҗалыгында – 968,  “Чиялек” хуҗалыгында  – 922, “Әнәк” агрофирмасында – 91, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта – 911, “Актаныш” агрофирмасында – 909, “Башак”та 858 граммны тәшкил итә. Район буенча уртача күрсәткеч 822 грамм булса, калган хуҗалыкларның үсеше районның уртача күрсәткеченнән түбән.

Терлекләрнең еллык үсеше буенча алдынгы урын “Чиялек” хуҗалыгында. Нур Баян исемендәге, “Башак” хуҗалыклары, “Әнәк”, “Чишмә” агрофирмалары да яшел зонада. “Чишмә”, “Ташкын”, “Нигез” хуҗалыклары – сары, калганнар кызыл зонада. Районның уртача күрсәткече 769 грамм.

Хуҗалыкларда хезмәт куючыларның декабрь  аенда уртача хезмәт хакы район буенча 24514 сумны тәшкил иткән. “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмалары, “Наратлы”, “Таң”, “Чишмә”, “Нигез”  хуҗалыклары районның уртача күрсәткеченнән югарырак хезмәт хакы түлиләр. 2019 елда “Алга”, “Башак”, “Эконом”, СПСК “Агыйдел”, “Чиялек” хуҗалыклары хезмәт хакы буенча килешүне үти алмадылар.

Декабрь ае нәтиҗәләре буенча “Ат” сыны үз хуҗасын тапмады.

Фермерларның эшчәнлегенә ясалган нәтиҗәләр буенча октябрь аенда  Күҗәкәдән  Илвир Хәбиров – I, Чалманараттан Илнур Әмиров – II, Чалманараттан Исфәрия Яппарова  III урынга ия булып, бүләкләнделәр.

 

Терлекчелек тармагында җитештерелгән сөт

Хуҗалыклар

Тулаем сөт

+/–

%

2018

2019

Ташкын

26982

33393

6411

124

“Чишмә” а/ф

13716

16899

3183

123

Нигез

19183

22962

3779

120

Таң

45656

52858

7202

116

Наратлы

22346

24839

2493

111

Нур Баян ис.

47474

52575

5101

111

Чишмә

31078

34356

3278

111

“Актаныш”

а/ф

87762

96405

8643

110

“Әнәк” а/ф

97507

105808

8301

109

Эконом

14245

15300

1055

107

Чиялек

2710

2840

130

105

Саф

23068

24044

976

104

Алга

22890

23765

875

104

Нур

22747

23223

476

102

Тамыр

30020

30322

302

101

Башак

37651

36536

-1115

97

СПСК Агыйдел

11561

6550

-5011

57

Хуҗалыклар буенча

556596

602675

46079

108

 

1 гыйнварга хуҗалыклар буенча
1 баш шартлы терлеккә акча кереме

Хуҗалыклар

1 баш шартлы терлеккә акча кереме, сумнарда

Әнәк а/ф

102689

Нур баян ис.

78193

“Чишмә” а/ф

75852

Чишмә

74190

Таң

73640

“Актаныш”

а/ф

66499

Башак

65376

Ташкын

63418

СПСК Агыйдел

61306

Наратлы

61004

Саф

60711

Нур

59359

Нигез

59196

Эконом

59148

Тамыр

54682

Алга

54356

Чиялек

9043

Хуҗалыклар буенча

69786

 

 

 

1 гыйнварга уртача хезмәт хакының килешү буенча үтәлеше

Хуҗалыклар

уртача айлык хезмәт хакы, сумнарда

2019

Наратлы

27498

Нигез

25178

Ташкын

23895

“Әнәк” а/ф

29823

Таң

25410

Нур

24070

Чишмә

26082

“Актаныш” а/ф

25085

“Чишмә” а/ф

24228

Нур Баян ис.

24210

Саф

18901

Тамыр

22081

Алга

17688

Башак

21900

Эконом

17018

СПСК Агыйдел

15016

Чиялек

13936

Хуҗалыклар буенча

24514

 

Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев