Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

"Башак" хуҗалыгы башлады...

4 нче июнь көнне иҗат төркемебез "Башак" хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү барышы белән танышты. Әлеге хуҗалыкта соңгы бер-ике елда малларның баш саннарын арттыруга нык игътибар бирелә. Соңгы мәгълүматлар буенча, аларның 2100 баш мөгезле эре терлекләре бар. Шуңа бәйле рәвештә терлек азыгының күләмен һәм сыйфатын да елдан-ел арттыру сорала. - Быел...

4 нче июнь көнне иҗат төркемебез "Башак" хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү барышы белән танышты. Әлеге хуҗалыкта соңгы бер-ике елда малларның баш саннарын арттыруга нык игътибар бирелә. Соңгы мәгълүматлар буенча, аларның 2100 баш мөгезле эре терлекләре бар. Шуңа бәйле рәвештә терлек азыгының күләмен һәм сыйфатын да елдан-ел арттыру сорала.
- Быел терлек азыгы культуралары мәйданнарын 10-15 процентка арттырдык, - ди хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хуҗин. - Алардан азыкны да шулай җыйнап алуны планлаштырабыз. Төгәлрәк итеп әйтсәк, 1200 гектардан артык күпьеллык, 2000 гектардан артык азык культуралары мәйданнарыбыз бар.
Хуҗалыкның Иске Әлем басуында костер белән люцерна катыш күпьеллык үләннәрдән печән әзерләү бара. Ә Яңа Әлем басуында шундый ук катнаш үләннәрне сенаж өчен ега башлаганнар. Әлеге эшләрне чабучылар Дәнил Хәйдәров белән Фарил Мөхәмәтдинов, җыйгыч белән Назил Язитов, кипләргә кыскыч белән Фасил Локманов һәм Марат Миңнәхмәтов башкара.
Печән кысучы егетләрнең үзләре белән дә сөйләшеп алдык. Фасил Локманов хуҗалыкта инде 10 еллап хезмәт куя.
- Печәннәр әйбәт үскән, куе, - ди ул. - Һава торышы матур булса, көнгә 5 центнерлы 100әр кип кысабыз. Аны вакытында ташып, урнаштырып та баралар. Хезмәткә түләү дә яхшы.
Марат Миңнәхмәтовның да кәефе күтәренке:
- Авылда яшәп, хуҗалыкта эшләгән кешегә дә хәзер тормыш итү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Быел гына АПК программасы кысаларында өй алдык. Хезмәтемне яратып башкарам.
Базга салуны исә сабантуйдан соңга планлаштыралар иде. Моның өчен базлары да, техника да күптән әзерләп куелган. Шунысы игътибарга лаек: "Башак" хуҗалыгы кризис чоры дип тормый, яңа техника юнәтү буенча бик нык шөгыльләнә. Соңгы елда гына да алар терлек азыгын оптималь вакытта әзерләү максатыннан бер ДОН-680 турагыч комбайны, үзйөрешле бер чапкыч, бер КамАЗ машинасы алганнар,
кыскычлар, тагылма чапкычларны да яңартканнар.
Хуҗалыкта быел 1500-1600 тонна печән, 10 мең тонна сенаж, 8 мең тонна силос салырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев