Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Башкортстанда тилчә вирусы аркасында 900дән артык хайван юкка чыгарылачак

Хайваннарыннан колак каккан Туймазы районы халкына 5 мең сум күләмендә матди ярдәм түләнә башлаган. Башкортстанда тилчә вирусы аркасында меңгә якын баш хайван юкка чыгарылачак. Әлеге инфекция узган атнада Туймазы районында табылды, дип яза Известия. "928 баш терлек, шул исәптән 486 мөгезле эре терлек юкка чыгарылырга тиеш", - дип хәбәр иткән...

Хайваннарыннан колак каккан Туймазы районы халкына 5 мең сум күләмендә матди ярдәм түләнә башлаган.
Башкортстанда тилчә вирусы аркасында меңгә якын баш хайван юкка чыгарылачак. Әлеге инфекция узган атнада Туймазы районында табылды, дип яза Известия.
"928 баш терлек, шул исәптән 486 мөгезле эре терлек юкка чыгарылырга тиеш", - дип хәбәр иткән оператив киңәшмәдә төбәкнең Хөкүмәт вице-премьеры Ирек Мөхәммәтдинов.
Аның сүзләренә караганда, шуның белән бер үк вакытта инфекция табылган урыннан 40 чакрым ераклыктагы зонада, ягъни Бәләбәй, Бүздәк, Шаран һәм Туймазы районнарында вакцинация ясала.
Тилчә аркасында хайваннарын "югалткан" Туймазы районы халкына 5 мең сум күләмендә матди ярдәм түләнә башлаган.
Элегрәк Башкортстанда тилчә вирусы сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Белгечләр хайван продукциясен алганда гражданнарга игътибарлы булырга киңәш итә.
"Башинформ" язганча, оператив киңәшмә барышында әлеге республика башлыгы Рөстәм Хәмитов Туймазы районындагы вирус чыгу нәтиҗәләрен бетерүгә 35-40 миллион сум күләмендә акча кирәк булачак, дип белдерде. "Булган хәлләр, һичшиксез, катгый тикшерү таләп итә. Без моның кайдан, кайсы хезмәтләрнең үз эшен җиренә җиткереп эшләмәве сәбәпле килеп чыкканын ачыкларга тиеш. Башкортстан территориясендә тилчә вирусының соңгы 40 елда болай таралганы юк иде", - дип ассызыклаган Рөстәм Хәмитов.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/09/149937/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев