Басудагы түгел, амбардагы ашлык: Элеватор лабораториясендә кызлар җитез эшли
Бөртеге дә әрәм булмасын, дип.
Без барганда Иске Айман авылындагы «Әнәк» агрофирмасының М. Мәвлиев исемендәге заманча ашлык комплексында эшләр гөрли иде.
Халкыбыз «басудагысы түгел, амбардагысы ашлык» дигән гыйбарәнең дөреслеген гасырлар дәвамында килгән тәҗрибәсенә таянып безгә җиткергән һәм ул әле дә зур кыйммәткә ия.
Резеда Нургалиева, «Әнәк» лабораториясен җитәкли. Алар лабораториядә иртәнге сменада 3, кичкесендә — 2 хезмәткәр эшли. Лаборантлык эшен җиренә-җиткереп, зур төгәллек белән башкаралар биредә.
— Без 20 июльдән алып ашлыкны кабул итәбез. Менә әле арпа килә. Аның сыйфатын билгеләп, элеваторга җибәрәбез, ди Резеда Ренат кызы.
Лаборатория эшчәнлеге икмәкнең сыйфатын, аның дымлылыгын,
никадәр чүпле булуын тикшерүдән һәм аны элеваторга җибәрүдән гыйбарәт. Шулай ук ашлык комплексында 2 киптергеч эшләп тора, ул да лаборатория уңганнары контролендә икән.
— Быелгы уңышның сыйфаты — көтелгәнгә караганга әйбәтрәк, икмәкләрнең натуралары яхшы! Аның дымлылыгы югарырак булса да, эшкәртүләрдән соң сыйфаты начар түгел, дип дәвам итә әңгәмәдәш.
Барлыгы 20 июльдән алып 24 июльгә кадәр 800 тонна бодай җитештерелгән, 600 тоннна чамасы арпа кайткан. Кипетерелгән икмәк амбарларга урнаштырылып бара.
Элеватор начальнигы Альберт Хөснетдинов белән сөйләштек:
— Сәгатенә безнең бер киптергеч 50 тонна киптерә, икесе бергә 100 тирәсе. Ләкин агымдагы елгы дымлылык белән бу эш сузыла, киптереп бетерелми 1 сәгать эчендә. Шул сәбәпле 3 сәгатьләп вакыт уза.
Һәммәсе Иске Айман элеваторында — ашлык комплексында 3шәр оператор, алар янында машинист хезмәт куя. Җәйге вакытта булышу өчен тагы 2 эшче эшкә алына. Шөкер, ашлык әлегесе вакытка хәтсез кайткан да инде. Мәсәлән: 700 тоннадан артык кайткан. Складлар җитәрлек.
Тырышып эшлим дигән кешегә бер дә зарланырлык түгел, бөтен шартлар да булдырылган, шөкер итеп эшлисе генә. Техника килеп ремонтлыйлар, барысы да уңайлы итеп җайга салынган.
— Җитәкчеләргә озын гомер, сәламәтлек кенә бирсен Ходай, барыбызга да озак итеп эшләргә язсын. Нинди генә сорау-йомыш белән керсәң дә, тыңлыйлар, ярдәм итәргә тырышалар. Хезмәтебезне күрә, бәяли беләләр, бүгенге көнебездән бик канәгатьбез, — ди агрофирманың элеватор эшчеләре.
Әйе, авылларыбыз шушы язма геройлары кебек алдынгыларның тырыш хезмәте белән яши, ил өчен катлаулы чорларда да алга бара, хуҗалык икътисады үсеш ала, ил табынын бәрәкәтле-мул итә. Дәүләтнең азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, ел әйләнәсенә хезмәт урыннарында фидакарьлек күрсәткән авыл хезмәтчәннәренең барысына да ныклы сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, эшләрендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев