Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Басуларда эш дәвам итә

Соңгы көннәрдә күпчелек хуҗалыклар бөртеклеләрне җыюны төгәлләп, төп игътибарны көзге чәчүгә, киләсе ел уңышы өчен нигез буларак, җир эшкәртүгә юнәтте. “Саф” хуҗалыгы механизаторлары да көннәр матур торганда җир эшкәртүне күбрәк гектарларда башкаруны күздә тота. 



Хуҗалык көздән өч мең гектар мәйданда төп җир эшкәртүне планлаштырган булса, әлегә аның 900 гектары эшкәртелгән. 
– Төп җир эшкәртүдә өч агрегат эшли. Шушы көннәрдә җирне тирәнәйтеп эшкәртүче тагын ике агрегат кертәбез, – дип эш барышы белән таныштырды хуҗалыкның баш агрономы Мөхәммәтгали Тимеров. 

Төп җир эшкәртүдә МТЗ-1221 тракторына КОС һәм КСН агрегатлары тагып Булат Шәрифҗанов, Радик Салихов, Илнар Сәлимҗановлар эшли. Динар Латыйпов К-700, Данил Галимов Маккормик тракторы белән җирне тирәнәйтүдә хезмәт куячак. Тирәнәйтеп эшкәртүне 850 гектарда планлаштырабыз, ди агроном. 
– 1980 елны укуны тәмамлагач, хуҗалыкта эшкә калдым. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач эшли башладым. Ел саен 1500 гектар тирәсе чәчү чәчәм. Көзен исә 1000 гектардан артык мәйданда җир эшкәртәм. Көнгә 25-30 гектар тирәсе җир эшкәртеп барам. Ай ахырына аны тәмамларбыз дибез. Хәзерге заманча техника бик уңайлы. Элеккеге чылбырлы тракторлар белән чагыштыра торган түгел, – ди Булат Шәрифҗанов. 
Киләсе ел уңышы өчен 700 гектар мәйданда орлыклар җир куенына иңдерелгән.

Хуҗалыкта быел 2700 гектар мәйданда бөртекле-бөртекле кузаклы культуралар игелгән. Без барганда шуның 2400 гектар мәйдандагысы җыеп алынган иде. 300 гектар мәйданда язгы бодайны җыеп бетерәсе бар, диделәр. Быелгы урып-җыюда дүрт комбайн катнашкан. Лерон Насыйфуллин, Ренат Салихов, Ленар Батыров, Илназ Шәйхразыевлар ике ДОН-1500, ике Акрос комбайны белән мөмкин кадәр югалтуларсыз икмәкләрне җыйнап алуда көчләрен куя. Алар суккан икмәкләрне өч машина ташып тора. Ерактагы басулардан ташыганда дүртенче машина да кушыла. 

– Хуҗалыкта егерме еллап инде көзге урып-җыюда катнашам. Башта ДОН-1500 комбайнын иярләдем. Хәзер Акрос та эшлим. Быелгы урак вакытында 
яңгырлар бераз комачаулады. Шулай булса да, икмәкләрне югалтуларсыз җыйнап алу өчен тырыштык. Хәзер соңгы басуда суктырабыз, – ди Лерон Насыйфулин. – Ярдәмчем Айнур Фатыйхов та бик әйбәт эшләде. Комбайнны йөртергә тулысынча өйрәнеп бетте. Үзенә ышанып аерым комбайн тапшырырга була. Алмаш килә дип сөенәбез. 

– Быелгы уңыштан 90 мең центнер икмәк җыйнап алырбыз дибез. Көзге культураларның уңышы язгыларга караганда яхшырак булды, – ди Мөхәммәтгали Тимеров. 

Басудан кайткан икмәкләр ындыр табагында эшкәртелеп барыла. Үзләренең киптерү җайланмасында орлыкларны киптереп, саклауга куялар. 950 тонна орлык салып куйганнар. Шуның 350 тоннасы бодай, 350 тонна арпа, 150 тонна борчак, 60ар тонна вика, солы орлыклары тәшкил итә. 50 тонна күчмә фондка да салганнар. 

Ындыр табагындагы эш ындыр табагы алды мөдире Әхәт Гыйздуллин җитәкчелегендә башкарыла. Андагы эштән канәгать, ди җитәкчеләре. 

 

undefined

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев