Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Белгечләр “Ташкын” хуҗалыгына җыелды

27 октябрь көнне "Ташкын" хуҗалыгы базасында хуҗалыкларның баш инженерлары, агрономнары, икътисадчылары катнашында киңәшмә үтте. Биредә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге агымдагы эшләр каралды. Бурычлар билгеләнде. Семинарда катнашучылар иң элек район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов җитәкчелегендә "Ташкын" хуҗалыгының машина - трактор паркындагы эшчәнлек белән таныштылар. Сөйләшү барышында чәчү комплексларын да...

27 октябрь көнне "Ташкын" хуҗалыгы базасында хуҗалыкларның баш инженерлары, агрономнары, икътисадчылары катнашында киңәшмә үтте. Биредә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге агымдагы эшләр каралды. Бурычлар билгеләнде.
Семинарда катнашучылар иң элек район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов җитәкчелегендә "Ташкын" хуҗалыгының машина - трактор паркындагы эшчәнлек белән таныштылар.
Сөйләшү барышында чәчү комплексларын да ябык биналарга урнаштыру кирәклеге искәртелде. "Ташкын" һәм "Тамыр" хуҗалыкларының чәчү комплекслары нәкъ шул рәвешле урнаштырылган. Башкаларга да алардан үрнәк алу кирәктер.
Хуҗалыкның ындыр табагы алдындагы эшчәнлек белән баш агрономнары Фагыйтҗан Хаҗиев таныштырды.
Сөйләшүдә малларга терлек азыгын тураклап, болгатып баланслы ризык ясаучы миксерлар хакында да искәртелде. Аларның пычакларын вакытында алыштыруны шарт итеп куйды белгечләр. Чөнки нәкъ менә азык сыйфаты югары продукция алуга бәйле.
Хуҗалыкта нинди тимерле урын бар, сез шуңа җаваплы. Ферма миңа кагылмый дигән сүз булырга тиеш түгел, - диде идарә җитәкчесе инженерларга.
Мондый җыелышлар алга таба да дәвам итәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев