Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Белоруссиядә авыл хуҗалыгы – отышлы бизнес тармагы

Район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов һәм районның 12 хуҗалык җитәкчесе 13-15 гыйнварда Белоруссия Республикасында булып кайттылар. Эшлекле визитның төп максаты - терлекчелек тармагы буенча алдынгы технологияләрне үзләштерү. Дәниф Харисовның чит илдә алган тәэсирләре белән без дә кызыксындык. - Белоруссиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә алга...

Район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов һәм районның 12 хуҗалык җитәкчесе 13-15 гыйнварда Белоруссия Республикасында булып кайттылар. Эшлекле визитның төп максаты - терлекчелек тармагы буенча алдынгы технологияләрне үзләштерү. Дәниф Харисовның чит илдә алган тәэсирләре белән без дә кызыксындык.

- Белоруссиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә алга китешен ишетеп белә идек инде. Менә, ниһаять, үзебез дә барып күрдек. Иң элек игътибарны андагы чисталык җәлеп итте. Европага хас чисталык-тәртип сакланган. Без барганда кар төшмәгән иде әле. Юл буйлары, басулардагы культура, матурлык мине хәйран калдырды. Икенчедән, Белоруссиядә авыл хуҗалыгын ниндидер бер тармак кына итеп түгел, ә табышлы бизнес чыганагы итеп караулары сокландырды.

"Унибокс" компанияләр төркеме белән таныштырдылар. Компания авыл хуҗалыгын отышлы тармак итеп, хәзер алдынгы илләр белән хезмәттәшлек итә. Электән ул завод булган. Президентның карары белән аңа артта калган хуҗалыкны беркеткәннәр. Заводта моңа кадәр газ җиһазлары, сыра шешәләренә капкачлар җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы оешмасын үзләренә биргәч, аннан бизнес ясауны беренче бурыч итеп куйганнар.

Реклама

Иң башта терлекләргә уңайлылык тудыру турында уйланалар. Ферма төзү өчен төзелеш материаллары кирәк. Алар аны үзләре җитештерергә була. Эш куәтен арттыралар. Артта барган бер заводны алып, бетон блоклар җитештерә башлыйлар. 2013 елда, мәсәлән, 4әр торактан торучы 21 ферма комплексы төзерлек блок сатуга ирешәләр.

Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 17 гыйнвар, 2014 3 (9847) санында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев