Актаныш

Беренче карлыгачлар: Район ветеринария берләшмәсе яшь кадрлар әзерли

Район ветеринария берләшмәсе бүген технологик техникум студентларын гамәли практикага кабул итте.

        Технологик техникумның икенче курс студентлары бүгеннән район ветеринария берләшмәсенә ике атналык гамәли практикага килде.

Яшьләр ветеринария фельдшерлары һәм санитар белгечлекләре буенча белем ала.

Әлегә алар бу юнәлештә беренче карлыгачлар. 15 студент берләшмәнең ветеринария табиблары белән берлектә көзге профилактик эшләрдә катнашачак: терлекләрдән кан анализы алу, иньекция кадау  буенча тәҗрибә җыячак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: