Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Беренче катын – бары сенажга

Быел туктаусыз яуган яңгырлар һәм салкын көннәр үсемлекләрнең үсүен тоткарлады. Бу хуҗалыкларга терлек азыгы әзерләүгә керешүне шактый соңартты. Узган ел "Әнәк" агрофирмасы 25 майда үләннәрнең беренче катын чабуга чыкса, быел бу эшкә хуҗалыклар июньнең икенче яртысында гына керештеләр. Беренче кат үләннәрне бары тик сенаж массасы өчен генә тотарга, дигән бурыч...

Быел туктаусыз яуган яңгырлар һәм салкын көннәр үсемлекләрнең үсүен тоткарлады. Бу хуҗалыкларга терлек азыгы әзерләүгә керешүне шактый соңартты. Узган ел "Әнәк" агрофирмасы 25 майда үләннәрнең беренче катын чабуга чыкса, быел бу эшкә хуҗалыклар июньнең икенче яртысында гына керештеләр. Беренче кат үләннәрне бары тик сенаж массасы өчен генә тотарга, дигән бурыч куйды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.
Районда беренчеләрдән булып "Тамыр", "Нигез" хуҗалыклары, "Актаныш" агрофирмасы терлек азыгы әзерләүгә кереште. Безнең иҗат төркеме 21 июнь көнне "Нигез" хуҗалыгында булып, эш барышы белән танышты.
Хуҗалыкта тулы куәтенә эш кайный. Сенаж базының икесе алдан ук ремонтланып, масса салырга әзерләп куелган. Өченче базның астына каты өслек түшәү белән мәшгульләр. Бу эшләрне хуҗалык хезмәтчәннәре Исхар Мирзамөхәммәтов, Рафил Маликов һәм Әнзур Лайфанов башкара.
- Яңгырлар яумаса, бер өч көндә төгәлләп, масса салырга әзерләп бетерәбез, - ди егетләр.
Сенаж салуга исә 19 июнь көнне керешкәннәр. 130 гектарлы люцерна басуында Челленджер үзйөрешле чапкыч белән үләннәрне теземнәргә салучы Илмир Вәлиевнең кәефе яхшы күренә.
- Өч ел элек хуҗалыкта эшли башлау белән шушы чапкычка утырдым. Быел үләннәр яхшы үскән. Яңгырлар гына эшкә бераз комачаулык тудыра. Көненә 50-60 гектар тирәсе чабам, - ди ул.
53 гектарлы арыш басуында исә чабылган массаны ДОН-680М турагыч комбайннары белән Дилфас Зарипов һәм Илхас Әхмәтдинов машиналарга төяп тора. 5 КамАЗ, 2 ГАЗ-53, 1 МТЗ-1221 тракторы белән шоферлар Зәет Фарсыев, Зөлфәт Мистаков, Илдус Сәлахов, Алмаз Хәбиев, Рәшит Хаҗиев, Илһам Әхмәтдинов базга ташый.
- Көнгә 20дән артык рейс масса ташыйм. Терлек азыгы әзерләү яхшы гына бара. Хуҗалыкта икенче елымны эшлим. Авыл җирендә дә менә дигән итеп яшәргә була. Кышын техника карыйбыз, язын ашлама ташыйбыз, аннан чәчүгә, урып-җыюга кереп китәбез, - ди авыл мәдәният йортында директор вазифасын да алып баручы Зөлфәт Мистаков.
Кайткан масса эчендә һава калдырмау, бактерияләргә кислородсыз мохит тудыру максатыннан базда таптауны тәүлек әйләнәсе оештырганнар. Бер К-700, бер МТЗ-1221 тракторы белән Рөстәм Вәлитов, Әфкат Хаҗиев таптатып тора.
- Сенаж салу өчен үсемлекләрнең иң өлгергән, файдалы, чәчәккә йомарланган вакыты, - ди хуҗалык агрономы Рузил Зәкиев. - Быел масса да яхшы чыга. Яңгырлар күп яугач, массаның дымлылыгы югарырак, шуның өчен концентратлар кушабыз. Терлек азыгы культураларының беренче катын сенажга гына тотачакбыз.
1500 тонна сыйдырышлы базга 1000 тоннага якын масса кайткан инде. Аны бер-ике көн эчендә тутырып, яхшылап ябып куярга да җыеналар.
- 1260 баш мөгезле эре терлегебез бар. Шуның 420се - савым сыерлары. Бер шартлы терлеккә 34 азык берәмлегеннән чыгып азык әзерләргә җыенабыз. Үзебезнең техника да, эшче көчләр дә җитә. Шулай булгач, башкарып чыгарбыз, - ди зоотехник Фәһим Гарифҗанов.
Күләмдә түгел хикмәт, иң мөһиме - сыйфатлы булсын, ди алар беравыздан. Әлбәттә, терлек азыгы әзерләү өчен нигезлеләрнең мөмкинлекләре җитәрлек. Әле аларның 300 гектардан артык катнаш культуралары да бар. Малларына кыш чыгу өчен үзләре планлаштырган 1500 тонна печән, 3700 тонна силос, 4000 тонна сенажны, һичшиксез, әзерләп чыгарлар, дип ышанабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев