Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Безнекеләргә Чаллы ярминкәсендә ихтыяҗ зур!

Бүген, 25 март көнне Актаныш уңганнары: «Әнәк» агрофирмасы, «Башак» хуҗалыгы, Ямалы, Чуракай, Чалманарат, Байсар, Киров җирлекләре, Әлемнең икмәк предприятиесе Яр Чаллы шәһәре ипподромында шәһәр халкын экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе белән сөендерә!

Әлеге яңалыкны безгә Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев юллаган. 

Әйткәндәй, Яр Чаллы ярминкәләрен гөрләтү - актанышлыларның күркәм һәм күңелле традициясенә әверелеп бара. Сату итүчеләрнең үзләре белән дә, сатып алучы иптәшләр белән дә сөйләшкән бар, халык сыйфатлы ит, сөт, ипекәй, башка төр кулинарияне дә теләп ала, көтеп ала.

Реклама

Сәүдә һәрчак биредә гөрләп бара. Ә Актаныш районының сәүдә нокталарын халык бер-берсеннән сорашып таба, хәтта ки чиратлар да була.

Димәк, җирлекләребездә җитештерелгән продуктларның сыйфаты югары һәм Актаныш үзенең маркасын тота!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев