Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бүген иң күп сөтне "Нигез" хуҗалыгында сауганнар, бер сыерга- 35 килограмм 

              Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда узган тәүлектә 206548 тонна сөт савылган.

               2021 елның шушы чоры белән чагыштырганда, гомуми сөт күләме 14970 тоннага арткан. Тик белгечләр бу сан белән канәгать түгел, чөнки узган тәүлек белән чагыштырганда, продукция бирүчәнлек  2068 тоннага, ай башы белән чагыштырганда, 4292 тоннага ким. Бу эссе һава торышы белән бәйле, кызуга терлекләр дә бирешә шул.

            Ләкин әлеге вәзгыять "Нигез" хуҗалыгына кагылмый. "Нигез"нең сөтбикәләре тәүлек эчендә 28, ә ай башыннан сөт елгасын 28 тоннага арттырган. Бер сыерга иң күп сөт күләме дә "Нигез"гә туры килә- уртача 35 килограмм. Ике хуҗалык малларының сөт бирүчәнлеге үсештә- "Чишмә" хуҗалыгында 13485 килограмм сөт җитештерелгән, тәүлек эчендә 101, ай башыннан 206 килограмм, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 18806 килограмм сөт савылып, узган тәүлеккә караганда 65, ай башыннан 206 килограммга артым белән баралар.    

                 "Әнәк" агрофирмасында районда иң зур күләмдә сөт савыла- 42485 килограмм. Узган елга караганда агрофирма 3905 килограмм үсештә. Тик райондагы гомумкартина "Әнәк"не дә читләтеп узмаган- тәүлек эчендә һәм ай башыннан сөт азаю күзәтелә башлаган. 

          Сөт корольләре районның күрсәткечләрен республикакүләмендә алдынгы позицияләрдә тотса, 6 хуҗалыкның узган елга караганда мең тоннага кадәр үк табыштан коры калуы рейтингта түбән төшәргә мәҗбүр итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев