Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бүген авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче фермерлар район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашты

Актаныш районында 60 тан артык фермер хуҗалыгы эшләп килә.

                       Игенчелек өлкәсендә 15, сөтчелек белән 22, итчелектә 4, кошчылык белән 5 фермер шөгыльләнә. Район җитәкчелеге авыл хуҗалыгында үзаллы эшчәнлек җәелдерүчеләр белән киләчәктә тыгыз элемтә булдырырга ниятли. Бу хакта очрашу барышында район башлыгы Энгель Фәттахов кат-кат ассызыклады. Максат бер- авыл хуҗалыгының һәр тармагында югары җитештерүчәнлеккә ирешү. 


 

                Бүгенге киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев фермерлар тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең хуҗалыкларныкы белән чагыштырып нәтиҗә ясады.

Мәсәлән, Такталачык авылында сөтчелек белән шөгыльләнүче Гүзәл Вәлиеваның хуҗалыгында көн саен 3 тонна сөт җитештерелә.

Бу сан кайбер хуҗалыкларныкына караганда шактый зур. Чалманараттан Исфәрия Яппарова, Газинур Әмиров, Иске Сәфәрдән Дамир Имамовның да җитештерүчәнлеге мактауга лаек. Районда хуҗалыкларга теше малларның тәүлеклек үсешен 900 граммга, ә 6 айлык буенча 200 килограммга җиткерү бурычы куела. Фермерларга да шушы максатка ирешергә кирәклеген ассызыклады җитәкчелек.  


               Үсемлекчелеккә йөз тоткан фермерлар тарафыннан язгы һәм көзге бодай, арпа, карабодай, солы, рапс, бәрәңге культуралары игелә. 2021 елда фермер басуларындагы уртача уңыш 12 центнерны тәшкил иткән. Ә хуҗалыкларда бу сан 17 центнер. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең район бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров фермерларны хезмәттәшлекә чакырды. Чөнки дәүләт ярдәменә дәгъва иткәндә һәр игелгән культураның лаборатор тикшерү үткән булуы, кондициялелеге һәм башка таләпләргә җавап бирүе кирәк. “Агрополия” информация системасында теркәлгән очракта гына бу ярдәмне алып була. 
             Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов, идарәнең терлекчелек бүлеге белгече Гүзәл Шаһиәхмәтова, “Ростехнадзор” бүлегеннән Илдус Хәкимов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Кадыйров, статистика бүлегеннән Руслан Вильданов чыгыш ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев