Актаныш

Бүген райондагы демографик хәл, җирлекләрдә авыр гаиләләр белән эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга багышланган 25 форма киңәшмә узды

Биредә февраль аендагы эшчәнлеккә анализ ясалды.

Бүген “Яшьлек” мәдәни үзәгендә райондагы демографик хәл, җирлекләрдә авыр гаиләләр белән эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга багышланган 25 форма киңәшмә узды. Бу юлы февраль аендагы эшчәнлеккә анализ ясалды. 

Реклама

Ай эчендә 13 сабый туган. 39 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. 6 пар язылышкан. 2 пар аерылышкан. 
Февраль аендагы нәтиҗәләр буенча беренче урынга Түке җирлеге лаек булып, авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдиновка “Пар күгәрчен” сыны тапшырылды.

Бу хакта тулырак “Актаныш таңнары” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: