Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бүген районыбызның кыр кораблары урып-җыю алдыннан имтихан тота (+фотолар)

Бүген районыбызда урып-җыю алдыннан матур традициягә әверелгән Комбайннар парады уза.

           Парадка тезелгән комбайннарның төзеклеге җитәкче-белгечләр тарафыннан җентекләп тикшерелә: басу-кырларыбызда үскән игеннәрнең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу төп максат. Шулай ук кыр корабларын иярләүче механизаторлар һәм аларның ярдәмчеләренең иминлеген тәэмин итү мөһим бурыч.

         "Чишмә", "Тамыр" хуҗалыклары һәм ""Чишмә" агрофирмасының комбайннарын карау вакытында бу хакта район җитәкчесе Ленар Зарипов та ассызыклады. Комбайнчыларны сәламләп, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрчак истә тотуларын теләде:

 

- Эш барышында үзегезне озатып калган һәм исән-сау кайтуыгызны көтеп торучы гаиләгезне истә тотыгыз. Хәвеф-хәтәрсез генә урып-җыюларны башкарып чыгарга язсын,- диде Ленар Рафак улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев