Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бүген Яңа ел бәйрәме алдыннан традициягә әверелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза (фоторепортаж)

Яңа ел алды ярминкәсен, гадәттәгечә, сатучылар көтеп алды.

           Иртәнге 8 сәгатьтә үк чатырлар корылып матур сәүдә хезмәте башланды. Традициягә әверелгән бәйрәм ярминкәсе барышы белән район башлыгы Энгель Фәттахов танышты. 
          Сатуга куелган товарларның иң үтемлесе, әлбәттә, сыер ите иде. Шулай ук каз-үрдәк кебек кош итләрен сайлап алырга мөмкинлек зур. Үзебезнең Актаныш хуҗалыкларында- авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә, фермер һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән экологик продукция райондашларның Яңа ел табынын мул әзерләргә ярдәм итәр.

       Казылык, сыр, башка төрле ит ризыклары, сыр, ак май беррәттән көньяк җиләк-җимешен чит төбәкләрдән дә алып килгәннәр. Текстиль товарлар: кышкы кием-салым, Кукмара киез итекләре һәм төрле фасондагы киез башмаклар, бәйләм киемнәр- алары да Актаныш халкын ярминкә саен сөендерә торган күрше-тирә район сатучыларыныкы.

   Ярминкә көнозын дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев