Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

БИКЧӘНТӘЙ ХАЛКЫ НИК ЗАРЛЫ?: Авылда яшәүчеләр сөткә алмашка хөрмәт сорый

Декабрь аенда биредәге хуҗалыкларның зур күпчелеге сөтләрен Р.Насыйровка тапшыра башлый.  Һәм... халык, ничә елга беренче тапкыр, хәләл сөтенә юнь бәя күрә. 

Элек шәһәрлеләр авыл халкына мыек астыннан көлеп караса, хәзер алар да яшәү чыганагының авылга барып тоташканын төшенде. Шәһәргә юл алган ит-майның, сөт-каймакның авыл абзарыннан сукмак ярганын язып тору урынсыз - моны һәркем белә. Әмма шушы нигъмәтләрне булдырыр өчен авыл абый-апаларының ат урынына җигелеп тартуын әллә аңлап бетермибез, әллә аңларга теләк юк. Алар бүген хәләл хезмәтләренең тиеннәр белән бәяләнүенә зар елый. Бер генә кеше дә рәхәт тормыштан 5-6 баш сыер асрамый, иртәнге өчтән, күз ертып, сыер астына чиләк тотып чыгып та утырмый. Бу - аларның яшәү чыганагы, акча эшләү юлы. 

Шулай да, соңгы вакытта авылда яшәүчеләр үз көннәрен үзләре күрү өстенә, әкренләп үз мәнфәгатьләрен дә ярыйсы ук якларга өйрәнеп килә. Ризасызлыкларын да авыз тутырып әйтә алар, үпкәләрен дә белдерә. 

Халык авызына иләк кигезеп булмаганына Әтәс авыл җирлегендә яшәүчеләр белән аралашып кайткач, янә бер кат инандым. 

Тапшырылган сөт өчен тиешле бәя ала алмау соңгы елларда Бикчәнтәй авылында яшәүчеләрнең баш бәласенә әверелгән. 


- Бүген без сөт җыючылардан юньле хак кына түгел, кешечә мөнәсәбәт, хөрмәт күрергә телибез, - ди алар бертавыштан. Моңа кадәр сөт җыйган кешедән җәбер-золымны күп күргәнгә охшый алар. Түзәрлекләре генә калмаган. Кышкы чорда да иртәнге сәгать бишкә сөтне әзерләп куюлар, су кушылган дип капка төбендә утырып калган чиләк-чиләк хәләл сөт, инде тапшырган сөткә вакытында хисап ясамау - барысы да үткән алар башыннан. 

- Сүземне куркып сөйләмим, - дип башлады Йосыф абый Хафизов, - егәрлерәк чакта малны күп асрадым. Савым сыерларым да шактый иде. Тормыш иптәшеп авырып киткәч кенә мал-баш санын киметергә туры килде. Зарланмадык, булсын дип тырыштык. Әмма сөткә без көткән, тиешле бәя генә булмады. Сыер тоткач, печәнен дә чабасың, ризыгын да әзерлисең, көтүен дә көтәсең - ә акчасы юк. Ничек тормыш алып бармак кирәк?- дип, сораулы карашын төби авыл агае...

Сүзгә Айгөл Хакимуллина кушыла. Бүген ханым мал табибына укый. Сөтнең майлылыгы, аны савып алу үзенчәлекләре белән дә яхшы таныш ул:
- Сөтнең составында 0,01% су бар дип җанга тиделәр. Бер чиләк сөткә бер бал кашыгы су салынган дигән сүз бу! Кем шулай итеп ятсын? Шланг башында калган булса гына инде. Өстәвенә, сыерны иртәнге өчтә саву да сөт кимүгә бер сәбәп. Мал да ял итәргә тиеш бит, - дип, зарлары белән уртаклашты ул.

Әтәс - Актаныш районында мөгезле эре терлекне күпләп асраучы җирлекләрнең берсе. 460 баш терлекнең 221е - савым сыерлары. Җирлектә 3 шәхси эшмәкәр сөт җыю белән шөгыльләнә. Бикчәнтәйдә шәхси хуҗалыклар белән КФХда җәмгысе 61 сыер исәпләнә. 


Декабрь аенда биредәге хуҗалыкларның зур күпчелеге сөтләрен Р.Насыйровка тапшыра башлый.  Һәм... халык, ничә елга беренче тапкыр, хәләл сөтенә юнь бәя күрә. 
- Моңа кадәр 17 сум белән кабул ителгән сөткә Насыйров уртача 20 сум 80 тиеннән исәп ясады. Нигә башта ук шул бәядән җыймаганнар аны? Димәк, элек тә андый мөмкинлек булган бит, -дип сорый халык. 

Шунысы да бар, бүген бикчәнтәйлеләр өчен сөтне кемгә тапшыру принципиаль мәсьәлә түгел. Иң мөһиме - тиешле бәягә алсыннар аны.
- Безне санлап эш итсеннәр. Хөрмәт белән карасыннар безнең хезмәткә, - ди алар. 

Яңа эшмәкәр сөт алып китү вакытын да көйләгән - авылдан ул алты тулганда кузгала. Бу - хуҗага да, малга да өстәмә ял сәгате дигән сүз.Аннан килеп, сөт җыючы үз җирлекләреннән булгач, түләү акчасын әжәткә дә алып торып була - кайвакыт монысы да авыл халкы өчен ярап куя, төрле чаклар була бит. 

Бикчәнтәйдән кайтышлый Чынык авылына да туктадык.Әңгәмәдәшем Хәмит абый Хуҗин бүгенге көндә ихатасында маллар асрау белән көн күрә. Терлекләргә печән, ризык әзерләүне ул үз техникасы белән башкара. Киләчәктә малларның баш санын 15кә җиткерергә ниятли. Моның өчен дәүләт программаларына мөрәҗәгать итәчәкмен ди, чөнки андый тәҗрибәсе бар. 


- Сөт – минем гаилә өчен көнлек керем чыганагы. Ай саен терлек суеп булмый – шуңа күрә бөтен карап торган өмет сөттә. Авыл җирендә башка эшләр урын да юк бит. Сөтне кем җыйса да җыйсын – вакытында дөрес итеп түләү генә башкарылсын. Насыйров Рузил - яшь кеше, мөмкинлеге дә, теләге дә бар - эшләсен. Безне, гади халыкны, рәнҗетмәсен генә! – дигән сүзләр җиткерде ул. 

Аңлашылганча, бүген авыл кешесе хуҗалыктагы сөтенә үзе баш. Аңа сайлау мөмкинлеге дә бирелергә тиеш. Һәр хәлдә, ул юк кына бәягә хәләл хезмәтен сатарга бурычлы түгел. Шулай да авыл халкына киләчәккә киңәш бирәсе килә: бәлки сөт җыючы белән ике арада килешү төзеп кую күп кенә проблемаларны уңай хәл итәргә ярдәм итәр?! Килешүгә сөтне алып китү вакытын да, сезонга уртача бәяне дә, түләү көнен дә күрсәтеп куйганда, ике арада аңлашылмаучылык та килеп чыкмас иде. Авыл халкының сөте өчен сөт җыючылар да низаглашып йөрмәс. Аннан килеп, бүгенге яшәештә әйтелгән сүзгә түгел, зәңгәр печәтле кәгазьгә күбрәк ышаналар бит. Хәер, монысы да һәркемнең үз иркендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев