Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Бисмилла” дип изге җомга көнендә: Актанышта хәләл сугым пункты ачылды

Актанышта икенче сугым пункты эшли башлады. Бүген район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык рәисләре катнашында санитария-эпидемиология таләпләренә туры килә торган цехны ачу булды.

        Район ветеринария берләшмәсе территориясенә якын урында әлеге  саваплы эшне гамәлләштерү Чувашиядән килгән эшмәкәр Азат Шәйдуллинга тапшырыла. 

         Мөселманча, хәләл сугым урыннарын булдыруда Азатның тәҗрибәсе зур. Чувашиядә 5, Татарстанның Кайбыч районында сугым цехлары уңышлы эшли. 
Актаныш районы хуҗалыклары җитәкчеләре тәкъдиме белән Азат Шәйдуллин элеккеге сугым сую цехына капиталь ремонт ясый. 


        Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов эшмәкәр Азат Шәйдуллинга һәм аның командасына уңышлар теләде.

Районыбыз авыл хуҗалыгы төбәге, бездә мөгезле эре терлек саны 46 мең баштан артып китә, атлар саны 15 мең. Мал тотучыларда  хәләл сугым сую урынына мохтаҗ иде.

Энгель Нәвап улы бу эш белән шөгыльләнүчеләр алдына билгеле бер бурычлар куйды. Киләсе уку елында район балалар бакчалар, мәктәпләр өчен итне шушы пункттан китерү өчен тендерны оту кирәк. Цехта бары тик үзебезнең районда үстерелгән терлекләр генә суелачак.

Бу хезмәткә шәригать кануннары буенча, мөселманча бугазлый белә торган тәҗрибәле эшчеләр җәлеп ителгән. Цехның куәте зур- көн саен 20-25 баш терлек суела ала.  


-    Малларны хуҗалыклардан барып алабыз, моның өчен транспортларыбыз бар. Шәхси хуҗалыклар да мөрәҗәгать итсеннәр. Хезмәткә бәясе билгеле, суйганнан соң чыккан 1 килограмм ит өчен 7-8 сумнан исәп-хисап ясала,- ди Азат Шәйдуллин.


 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев хәзер районда 2 терлек сую пункты булуын билгеләп үтте. Әнәк, Иске Айман зонасындагы цехта көненә 6 терлек бугазланса, Актанышта , алда әйткәнчә, 25 баш терлекне эшкәртеп бирү мөмкинлеге туды. 

-    Санитария таләпләре буенча районда авырулар таратып,кош-корт, этләр җыеп ята торган урын булмаска тиеш. Сертификатлы мал сую урыннары шуның өчен кирәк,- диде Нәфис Әзһәм улы. 


Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргат Абдрахманов район халкын бары үзебезнең территориядә генә үстерелгән терлек сатып алырга чакырды. 


 -    Районга төрле начар авырулар кертмәү максатыннан урамда йөргән сатучылардан бозау, тана, кош-корт алу тыела. Безнең малларның  каны тикшерелгән, прививка ясалган, бездәге мал чиста дип атала. Сатып алганда терлекнең сәламәтлек белешмәсен карагыз, - дип кисәтә ул райондашларны. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев