Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Борчакны теземнәргә салу башланды

Районыбыз игенчеләре уракка төште. Күп кенә хуҗалыклар борчакларны теземнәргә сала башлады. “Тамыр” хуҗалыгы бу эшкә якшәмбе көнне керешкән иде. Атна башында без алар белән аралашып кайттык. 


Хуҗалыкта бөртеклеләр өч меңнән, терлек азыгы культуралары 2800 гектардан артык мәйданда игелә. Хуҗалыкның баш агрономы Нияз Әхмәтгалиев эш барышы белән таныштырды. 

-Күпьеллыкларның беренче катын алып бетереп, хәзер борчакларны егуга керештек. Ул безнең 150 гектарны тәшкил итә, -диде ул. -  2000 гектардан артык язгы бодай, 610 гектар көзге культуралар, 800 гектардан артык арпа, 90 гектар солы, 100 гектар мәйданда карабодай культураларын җыйнап аласыбыз була. Һава торышлары әйбәт торып, аларны кыска срокларда җыйнап алып, урнаштырырга иде. 

Хуҗалыкның МакДон һәм Челленджер комбайннары егуда эшли. Басуга чыгуларына икенче генә көн булуга карамастан, шактый эш башкарырга өлгергәннәр инде. Комбайннарга күз иярми. 

МакДон комбайнын иярләүче Сәгыйть Шәйхразыев хуҗалыкта 1979 елдан бирле хезмәт куя. 

-Яз көне чәчүдә, көз көне урып-җыюда катнашам. Әлеге комбайнга утырганыма өченче ел гына әле. Моны элеккеге комбайннар белән чагыштыра торган түгел. Тавыш та юк, кызу да, суык та түгел. Эшләве дә күңелле. Урып-җыюга шулай итеп кереп киттек. Борчаклар җитешкән. Аны егу авыррак. Шулай да көнгә 50-60-70 гектар тирәсе эшлибез. Көннәр әйбәт торсын. Комбайнчыларга саулык-сәламәтлек телим. Уракны ватылмый, чирләми җиңеп чыгарга язсын, -ди ул. 

Челленджер комбайнында эшләүче Фәндүс Мостафин да аның сүзләрен куәтләде. Әлеге уңган хуҗалыкта 1993 елдан бирле хезмәт куя. Яз көне МТЗ-1221 трактры белән чәчүдә катнашса, көзен үзләре нигез салган уңышны җыюда өлешен кертә.  

-Борчакның егылган җирләре дә бар. Аларын теземнәргә салу авыррак. Тик кәефне төшермибез. Исән-сау эшләргә язсын, - ди ул. 

Борчакларны теземнәрдә биш көнләп тоткач, көннәр матур торса, суктыруга керешәчәкләр. Соңыннан көзге культураларны, арпаны  ала башлыйбыз, диделәр.

Хәерле сәгатьтә булсын!

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев