Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

БОРЧУЛЫ СОРАУ: Авыллар - сыерсыз, халык сыйсыз калмасмы?

15 март көнне терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның һәм авыл җирлекләренең февраль ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов алып барды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге хисап ае йомгаклары белән таныштырды. Агымдагы елның 1 мартына авыл җирлекләрендә 12117 баш мөгезле эре терлек...

15 март көнне терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның һәм авыл җирлекләренең февраль ае нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов алып барды.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләрендәге хисап ае йомгаклары белән таныштырды. Агымдагы елның 1 мартына авыл җирлекләрендә 12117 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу ел башыннан 92 башка кимеп, аның 58 башы - шәхси хуҗалыклар, 33 башы крестьян-фермер хуҗалыкларында.
МЭТне Теләкәй (+19), Иске Сәфәр (+7) җирлекләрендә шактый арттырсалар, Чуракай (-41), Уразай (-19), Яңа Әлем (-15), Аеш (-12), Мәсәде (-11), Иске Богады (-10) җирлекләрендә күпләп киметкәннәр.
Сыерлар саны ел башы белән чагыштырганда 19 башка кимеп, 5114кә калган. Уразай (-20), Актаныш (-7), Чуракай (-7) җирлекләрендә сөтбикәләр күпләп кимегән. Уразай җирлегенекенең шул дәрәҗәдә кимүен биредәге крестьян-фермер хуҗалыгының бетерелүе белән аңлаттылар. Йөз шәхси хуҗалыкка туры килгән сыер саны буенча Югары Яхшый җирлеге алдынгы урында. Аларда 100 ихатага 105 сыер туры килә. Калган барлык җирлекләрдә дә ул 100дән түбән.
Ел башыннан шәхси хуҗалыкларда район буенча 27394,36 центнер сөт сатылган, бу бер сыерга исәпләгәндә уртача 592,57 килограммны тәшкил итә. Иң күп сөтне Иске Сәфәр, Киров, Чалманарат, Кәзкәй, Аеш, Яңа Әлем, Уразай, Чуракай җирлекләрендә җитештергәннәр.
Быелның 1 гыйнвары белән чагыштырганда, сарыклар һәм кәҗәләр саны 225 башка артып, 18972гә җиткән. Әлеге артыклыкка Күҗәкә, Аккүз, Чуракай җирлекләре үзләреннән аеруча зур өлеш керткән. Атлар саны буенча үзгәреш юк. 1 мартка 451 баш ат исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев