Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бозау булса – сөт була

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, көзнең соңгы аен йомгаклап килгән 29 ноябрь көненә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча тулаем савым күләме 1146 центнер тәшкил итә. Ул 2010 елның шушы чоры белән чагыштырганда 124 центнерга артыграк, әмма узган айга караганда 40 центнерга кимрәк. Тулаем савымның 870 центнеры сатылган. Аның күләме...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, көзнең соңгы аен йомгаклап килгән 29 ноябрь көненә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча тулаем савым күләме 1146 центнер тәшкил итә. Ул 2010 елның шушы чоры белән чагыштырганда 124 центнерга артыграк, әмма узган айга караганда 40 центнерга кимрәк.

Тулаем савымның 870 центнеры сатылган. Аның күләме 2009 ел белән чагыштырганда- 115, 2010 ел белән чагыштырганда 84 центнерга артыграк. Хуҗалыклар буенча караганда, "Актаныш" агрофирмасы (-1399 кг), "Эконом" (-305), "Саф" (-25) ҖЧҖләренең генә күрсәткечләре узган елгыдан кимрәк. Ә октябрь ае белән чагыштырганда ким алынган 40 центнер сөтне "Тамыр" (-2100 кг), "Нива" (-969), "Саф" (-978), "Башак" (-366) һәм башка хуҗалыкларының югалтулары тәшкил итә.

Сер түгел: савым күләменең кимүе берникадәр узган елның корылыгына да бәйле. Быел азык мулдан булса да, сыерларның продукция бирүчәнлеген уңай дәрәҗәгә җиткерү өчен ким дигәндә 9 айга якын вакыт кирәк. Табигать кануннарына каршы килеп булмый. Сыер бозаулагач кына сөт биргәне көн кебек ачык. Әмма киңәшмәләрдә иң әүвәл сөт җитештерү мәсьәләсе күтәрелә, аннан соң гына үрчем алу, орлыкландыру мәсьәләләре кузгатыла. Башта исә, үрчем алу, аларның сакланышын тәэмин итү зарур. Бозау булса-сөт була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев